«Ислам. Беренче адымнар» проектына язылырга өлгермәдегезме? Килегез!

15 ноябрь 2018 ел 11:08
«Ислам. Беренче адымнар» проектына язылырга өлгермәдегезме? Килегез!

«Ислам. Беренче адымнар» проектына язылырга һәм узган шимбәдә беренче дәрескә килергә өлгермәгәннәргә оештыручылар калдырылган бу дәресне куып тотарга тәкъдим итә. 17 ноябрьдә кабат «Тәһарәт» темасына лекция уздырылачак. Дәрес 8.00дә Галиев мәчетенең хатын-кызлар залында оештырыла.

Искәртеп узыйк: дәресләр атнага бер тапкыр шимбә көннәрендә 9.00дән 12.00гә кадәр Казанның Галиев мәчетендә уза. Барлыгы 5 дәрес уздыру ниятләнә:

1. «Кереш дәрес»: тәхарәтне ничек алырга? 

2. «Намаз дәресе» (1нче өлеш): намаз уку тәртибе

3. «Намаз дәресе» (2нче өлеш): намазда укыла торган сүрәләр һәм догалар 

4. «Гакыйдә дәресләре»: иманның төп баганалары

5. «Сира дәресләре»: Мөхәммәд пәйгамбәребез, аның тормышы һәм эшчәнлеге.

Дәресләр бушлай татар һәм рус телләрендә алып барыла.

15 декабрьдә проектны ябу тантанасы уздырылачак. Бу көнне катнашучылар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашыр дип көтелә. Моннан тыш, аларга «Ислам. Беренче адымнар» проектында белем алу турында шәһадәтнамәләр тапшырылачак. Очрашу Коръән ашы белән дәвам итәчәк.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана