Дөньякүләм танылган спортчылар Мәрҗани исемендәге билбау көрәше буенча халыкара турнирга киләчәк

15 ноябрь 2018 ел 15:05
Дөньякүләм танылган спортчылар Мәрҗани исемендәге билбау көрәше буенча халыкара турнирга киләчәк

Бүген Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә иртәгә Казанның “Тулпар” спорт комплексында (Равис Гәрәев урамы, 80нче йорт). Ш.Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышлап билбау көрәше буенча уздырылачак Халыкара турнирга әзерлек буенча киңәшмә узды. Очрашуда ТР Спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Татарстанның билбау көрәше федерациясе башкарма директоры, билбау көрәше буенча Халыкара федерациянең генераль секретаре Хәбир Хәбибуллин, мөфти урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов катнаштылар.

Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан уздырылучы беренче турнир Россия, Таҗикстан, Үзбәкстан, Казахстан командалары катнашырга теләк белдерде, дип җиткерде Хәлил Хәмитович. Ш.Мәрҗани исемендәге билбау буенча Халыкара турнирны киләчәктә теннис буенча популяр булган Дэвис кубогы кебек дәвамлы итеп, күпләгән илләрдән вәкилләр чакырып, ике көн дәвамында Көрәш сараенда традицион рәвештә үткәрү буенча фикерләре белән уртаклашты. “Соңгы елларда дин әһелләребезнең рухи яктан гына түгел, физик яктан да нык булу юнәлешендә үрнәк күрсәтәләр. Мөфти Камил хәзрәт марафоннарда, спорт ярышларында катнаша. Татарстан имамнары шулай ук бердәм рәвештә ГТО нормаларын тапшырып, халыкны физкультура-спорт белән шөгыльләнүне үстерүгә һәм әйдәүгә зур өлеш кертәләр”, – дип ассызыклады Хәлил Шәйхетдинов. 

Россия данын иртәгә буласы ярышларда ике команда – билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы җыелмасы һәм Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясе җыелма командалары яклачак, дип әйтте Хәбир Сабирович. Ярышта 18 яшьтән өлкәнрәк мөселман ир-егетләр катнаша ала. Танталы ачылыш чарасында мөфти үзе, Татарстанның билбау көрәше федерациясе президенты Марат Әхмәтов, Олимпия чемпионы Абдулрәшид Садулаев, ММА көрәшчесе Әюб Гимбатов, Россия чемпионы Ибраһим Саидов катнашачаклар. 

Чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәте, ТР Спорт министрлыгы, Халыкара билбау көрәше федерациясе, Татарстан Билбау көрәше федерациясе оештыра. Ярыш, яшьләрнең рухи-әхлакый һәм физик үсешен тәэмин итү, дөньяның төрле илләреннән килгән катнашучылар арасында дуслык һәм спорт элемтәләрен ныгыту, дөньяның мөселман яшьләре арасында спортчыларны билбау көрәше белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан, үткәрелә.

Бүгенге көндә әлеге мәртәбәле турнирда катнашу теләген Россия, Таҗикстан, Үзбәкстан, Казахстан, Төркмәнстан командалары белдергән. Россия данын исә ике команда – билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы җыелмасы һәм Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясе җыелма командалары яклачак.

Ярышлар ирекле стильдә матч очрашулары форматында 62 кг, 68 кг, 75 кг, 82 кг, 90 кг, 100 кг, 100 килограммнан авыррак үлчәү категорияләрендә үткәреләчәк. Команда турниры исә Олимпия системасы буенча узачак.

Ярышлар 16 ноябрь көнне 10.00дә башлана.  Турнирның тантаналы ачылышы 14.00гә билгеләнгән. Шуннан соң ярымфинал һәм финал очрашулары булачак. Ярыш нәтиҗәләре буенча, призлы урыннар яулаган катнашучыларга медальләр һәм дипломнар, шулай ук кыйммәтле бүләкләр тапшыру күздә тотыла. Төп бүләк – хаҗга юллама. Беренче урын алган командага - 105 мең, икенче урын алган командага - 49 мең, өченче урын алган командага 35 мең сум акчалата бүләк тапшырылачак.

Ярышларга керү ирекле.

Татарстан мөфтие шулай ук бүгенге көндә дин әһелләре тарафыннан халыкны рухи яктан гына түгел, физик тәрбия чараларына өндәү буенча да эшчәнлек алып барулары турында белгертте. Мисал өчен, быел Татарстан имамнары беренче тапкыр массакүләм төстә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергәлектә “Хезмәткә һәм саклануга әзер” (ГТО) Бөтенроссия физик тәрбия-спорт комплексы сынаулары (тестлар) нормативларын тапшыру буенча чараларда катнашты. ГТО нормаларын тапшыру акциясе белән беррәттән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең иң зур спорт башлангычлары булып Мәрҗани исемендәге Кубокка джиу-джитсу буенча Бөтенроссия турниры һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Кубогына көрәш һәм армрестлинг буенча Республика турнирлары уздыру да тора.

Спорт министрлыгы вәкилләре шулай ук Татарстан мөфтиятенең спорт бүлмәсен карады, киләчәккә планнар билгеләде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана