Татарстан мөфтие Мәрҗани турнирына килгән дөнья спорты йолдызын каршы алды

16 ноябрь 2018 ел 10:19
Татарстан мөфтие Мәрҗани турнирына килгән дөнья спорты йолдызын каршы алды

Бүген Казан аэропортында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Дагыстаннан танылган спортчы Абдулрәшид Садулаевны каршы алды. Ирекле стиль буенча көрәшчене каршы алу чарасында ТР Спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Казанның Дагыстан диаспорасы вәкилләре катнашты. Спортчы бүген Ш.Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышлап билбау көрәше буенча уздырылачак Халыкара турнир ачылышында катнашачак.

Абдулрашид Садулаев – Олимпия чемпионы, өч тапкыр дөнья чемпионы, ике тапкыр Европа чемпионы, Россиянең танылган спорт мастеры. Абдулрәшид Садулаев 2017 елдан 97 килограммга кадәрге авырлыкта чыгыш ясый.

Турнир бүген көндезге икедә Казанның “Тулпар” спорт комплексында (Равис Гәрәев урамы, 80нче йорт) ачыла. Әлеге чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәте, ТР Спорт министрлыгы, Халыкара билбау көрәше федерациясе, Татарстан Билбау көрәше федерациясе оештыра. Ярыш, яшьләрнең рухи-әхлакый һәм физик үсешен тәэмин итү, дөньяның төрле илләреннән килгән катнашучылар арасында дуслык һәм спорт элемтәләрен ныгыту, дөньяның мөселман яшьләре арасында спортчыларны билбау көрәше белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан, үткәрелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана