Болгарда Россиякүләм Мәүлид ән-Нәби бәйрәме үткәреләчәк

16 ноябрь 2018 ел 10:30
Болгарда Россиякүләм Мәүлид ән-Нәби бәйрәме үткәреләчәк

19 ноябрьдә Болгарда Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне хөрмәтенә традицион Мәүлид ән-Нәби чарасы узачак. Бәйрәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан алтынчы тапкыр оештырыла.

Мәүлид ән-Нәби Болгар ислам академиясендә узачак һәм “Ислам мәгарифендә хәзерге технологияләр: Татарстан Республикасында ислам мәгарифенең күп баскычлы системасы” фәнни-гамәли конференциясе белән башланып китәчәк. Фәнни форум исламның традицион кыйммәтләрен саклау уңаеннан халыкка дини белем бирү системасы үсеше темасын ачып бирәчәк.

Мәүлиднең төп тантаналары икенде намазыннан соң башланып китәчәк, кунаклар һәм катнашучылар җәмәгать белән Ак мәчеттә намаз укыячаклар. Алга таба программа буенча вәгазьләр һәм Коръән уку каралган. Кичәне татар һәм гарәп телләрендә нәшидләр бизәячәк. Алар Заур Салихов, Илгиз Шәйхразиев һәм камера хоры катнашында яңгыраячак. Сәламләү сүзләре белән мөселман кардәшләребезгә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, ТР премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев һәм башка хөрмәтле кунаклар мөрәҗәгать итәчәк.

Чарада танылган дин һәм дәүләт эшлеклеләре, Россия төбәкләре мөфтиләре, мөхтәсибләр һәм Татарстан мәдрәсәләре вәкилләре катнашачак.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана