Татарстан мөфтие Сәкинә Шәймиевага җеназа намазы укыды

16 ноябрь 2018 ел 15:11
Татарстан мөфтие Сәкинә Шәймиевага җеназа намазы укыды

Бүген Казанның Мәрҗани мәчете ишегалдында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең тормыш иптәше Сәкинә ханымның җеназасында катнашты. Мәрхүмәне соңгы юлга озатырга йөзәрләгән кеше җыелды. Матәм чарасына дәүләт һәм хөкүмәт вәкилләре, киң җәмәгатьчелек килгән иде.

Җеназа намазы алдыннан, Минтимер Шәймиев хәләл җефете турындагы истәлекләре белән уртаклашты.

«Сәкинәнең кешеләрне яратуының, хөрмәт итүенең иге-чиге булмады. Хәтта авырган чагында да эшкә ашатып-эчертеп озатып кала иде», –  дип билгеләп үтте ул һәм хушлашуга җыелучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. - Мөфтиебез Камил хәзрәткә рәхмәт. Ул Сәкинәне нәкъ менә бүген, җомга көнне, күмү хәерлерәк булыр дип киңәш итте".

Камил хәзрәт Сәмигуллин Минтимер Шәрипович һәм аның гаиләсенең кайгысын уртаклашты.

«Коръәни Кәримдә: «Һәрбер җан  үлем ачысын татыячак», – диелә. Сәкинә Шакир кызы рухына кылган догаларыбызның Раббыбыз тарафыннан кабул ителүен сорыйбыз. Аллаһы Тәгалә аны Үзенең Рәхмәте белән бүләкләп, Җәннәт капкаларын ачсын иде», – дип теләде ул.

Чыгышлардан соң, мөфти мәрхүмәгә җеназа намазын укыды. Сәкинә ханымны соңгы юлга озатырга килүчеләр Аллаһы Тәгәләдән аның гөнаһларын кичерүен һәм урынын оҗмаһта насыйп итүен сорап дога кылдылар.

Искәртеп үтик: бүген Казанның Галиев мәчетендә дә җомга намазыннан соң Сәкинә Шакир кызы рухына багышлап, дога кылдылар һәм Коръән аятьләре укыдылар.

Сәкинә Шакир кызы Шәймиева, каты авырудан соң, бүген бакыйлыкка күчте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана