Халыкара Мәрҗани турниры: "Билбау көрәше Олимпиадада булырга тиеш!"

16 ноябрь 2018 ел 16:09
Халыкара Мәрҗани турниры: "Билбау көрәше Олимпиадада булырга тиеш!"

Бүген Казандагы «Тулпар» спорт комплексында билбау көрәше буенча күренекле татар дин галиме һәм мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышланган Халыкара турнир уздырыла. Турнирны ачу тантанасында ТР Спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Татарстанның билбау көрәше федерациясе башкарма директоры, билбау көрәше буенча Халыкара федерациянең генераль секретаре Хәбир Хәбибуллин, Үзбәкстан һәм Таҗикстанның билбау көрәше федерацияләре президентлары Равшан Дастиров һәм Әнвәр Касыймов,  Россиянең көрәш федерациясе вице-президенты Равил Ногманов, Дагыстанның Татарстандагы тулы вәкаләтле вәкиле Мөхәммәд Мөслимов, Дагыстан мөфтие урынбасары Әхмәт Кахаев, Россия көрәш сәнгате берлегенең ТР буенча филиалы Башкарма комитеты җитәкчесе Александр Даренков, турнирның баш хөкемдары Рамис Вафин һәм башкалар катнашты. Ярышларның Хедлейнары сыйфатында дөньякүләм танылган спортчы – Олимпия чемпионы Абдулрәшид Садулаев чыгыш ясады.

Ярышлар җәмәгать белән икенде намазы укудан башланды.

Хәлил Шәйхетдинов турнирны ачып, оештыручыларның әлеге чараны ел саен күпсанлы вәкилләр һәм илләр катнашында уздырырга планлаштыруын билгеләп үтте. «Көрәшчеләр туганлыгы – мәңгелек! Бүген сезнең бер-берегез белән танышу һәм аралашу мөмкинлеге булачак», – дип мөрәҗәгать итте ул турнирда катнашучы спортчыларга. Үзенең чыгышында ул шулай ук турнирны оештыру һәм уздыру эшләрендә ярдәм күрсәткәне өчен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга рәхмәт белдерде һәм республика мөселманнары башлыгына физкультура һәм спорт өлкәсендәге казанышлары өчен ТР Спорт министрлыгы Мактау грамотасын тапшырды. Әлеге бүләк хәзрәткә очраклы рәвештә генә бирелмәде. Актив һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр сәясәтенең һәм дәгъвәт эшчәнлегенең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Спорт чаралары берләшү, татулыкны ныгытуның һәм яшь мөселманнар мөхитендә, шулай ук традицион конфессия вәкилләре арасында дуслыкны һәм аңлашуны ныгытуның мөһим бер чарасы булып тора. Алар гомум кабул ителгән кыйммәтләр кыйммәтләр һәм “башка” диннәрне кабул итүгә ачык булуның актив гражданлык карашы буенча шәхесне формалаштыруга юнәлдерелгәннәр. Спорт чаралары һәм турнирлар оештыру буенча актив эш яшьләр арасында дини күрәлмаучанлык, сабырсызлык идеяләренә көрәштә бик нәтиҗәле булуын күрсәтте. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: “Көчле мөселман Аллаһы каршында, көчсез мөселманга караганда, күркәмрәк һәм сөеклерәк, гәрчә аларның икесендә дә хәерлелек бар...” Быел Татарстан имамнары беренче тапкыр массакүләм төстә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергәлектә “Хезмәткә һәм саклануга әзер” (ГТО) Бөтенроссия физик тәрбия-спорт комплексы сынаулары (тестлар) нормативларын тапшыру буенча чараларда катнашты. ГТО нормаларын тапшыру акциясе белән беррәттән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең иң зур спорт башлангычлары булып Мәрҗани исемендәге Кубокка джиу-джитсу буенча Бөтенроссия турниры һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Кубогына көрәш һәм армрестлинг буенча Республика турнирлары уздыру да тора.

Хәлил Хәмитович тагын бер истәлекле бүләкне ярышларның төп кунагы – Олимпия чемпионы Абдулрәшид Садулаевка тапшырды. Сүз уңаеннан, аның белән бөтен спортчылар диярлек фотога төшәргә тырышты. Казан сәфәре истәлеге итеп аңа Казан Кремле макеты бүләк ителде. Ул, үз чиратында, «Иң көчле көрәшче җиңсен!» дигән сүзләр белән турнирда катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде.

Татарстанның билбау көрәше федерациясе башкарма директоры, билбау көрәше буенча Халыкара федерациянең генераль секретаре Хәбир Хәбибуллин искәртеп узганча, 2018 ел Татарстан Республикасында күренекле татар дин галиме һәм мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан ителде. Ул аның “каракаплан” "кара каплан" борынгы татар-төрек сугышчан сәнгатендәге уңышлары хакында әйтеп узды.

“Бу үзендә акыл, рухи байлык көчен һәм физик көчне берләштергән  гаҗәеп шәхес", - дип билгеләп узды Хәбир Хәбибуллин. Чыннан да, Мәрҗанинең фәндә генә түгел, көрәш келәмендә дә гаделлек өчен көрәшкән күренекле татар көрәшчесе булуын күпләр белми. Алай гына да түгел: аны хәтта “Көрәшче Шиһаби” дип йөрткәннәр. Осталыгы һәм табигый сәләте бәрабәренә ул мәйданда күп кенә көчле һәм тәҗрибәле көрәшчеләрне аркасына салган.

"Билбау көрәше Олимпия уеннарының бер төренә әйләнергә тиеш!” – дип нәтиҗә ясады Хәбир Сабирович.

Турнирны ачу тантанасыннан соң, ярымфинал һәм финал очрашулары башланып китте. Ярышларның нәтиҗәләре хакында ТР МДН матбугат хезмәте өстәмә хәбәр итәчәк.

Билбау көрәше буенча Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышланган Халыкара турнирны ТР мөселманнары Диния нәзарәте, ТР Спорт министрлыгы, Халыкара билбау көрәше федерациясе, Татарстан Билбау көрәше федерациясе оештыра. Ярыш, яшьләрнең рухи-әхлакый һәм физик үсешен тәэмин итү, дөньяның төрле илләреннән килгән катнашучылар арасында дуслык һәм спорт элемтәләрен ныгыту, дөньяның мөселман яшьләре арасында спортчыларны билбау көрәше белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан, үткәрелә.

Халыкара турнирда Россия, Таҗикстан, Үзбәкстан, Казахстан көрәшчеләре катнаша. Россия данын исә ике команда – билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы җыелмасы һәм Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясе җыелма командалары яклый. Алар 62 кг, 68 кг, 75 кг, 82 кг, 90 кг, 100 кг, 100 килограммнан авыррак үлчәү категорияләрендә көч сынаша. Ярышлар ирекле стильдә матч очрашулары форматында, команда турниры Олимпия системасы буенча үткәрелә.

Ярыш нәтиҗәләре буенча, призлы урыннар яулаган катнашучыларга медальләр һәм дипломнар, шулай ук кыйммәтле бүләкләр тапшыру күздә тотыла. Төп бүләк – хаҗга юллама. Җиңүче командага 105 мең сум, икенче урын алган командага – 49 мең, өченче урын алган командага 35 мең сум акчалата бүләк тапшырылачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана