Дагыстанлылар Казанда Мәүлид кичәсен уздырды

17 ноябрь 2018 ел 10:45
Дагыстанлылар Казанда Мәүлид кичәсен уздырды

Кичә Казанда Татарстан Республикасының Дагыстан диаспорасы оештырган һәм "Пәйгамбәрләр мирасы" халыклар дуслыгы кичәсе дип исемләнгән Мәүлид ән-Нәби бәйрәме узды. Аның мәртәбәле кунаклары булып Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Дагыстан мөфтие урынбасары Әхмәд Кахаев торды. Мөхтәрәм катнашучылар арасында шулай ук Олимпия чемпионы Абдулрәшид Садулаев, ТР Конституция суды Фәрхат Хөснетдинов, ТР спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, шәех Абдурраззак Сәгъди һәм башкаларны танып була иде.

Кичә  Коръән аятьләрен укудан һәм ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрипович Шәймиевның олы кайгысын уртаклашудан башланды - аның хәләл җефете Сәкинә ханым җомга көнне вафат була. Шуннан чарану ачып җибәрү һәм сәламләү өчен сүзне Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллинга тапшыралар. Ул катнашучыларга Аллаһ илчесе Мөхәммәднең ﷺ тормышы һәм пәйгамбәрлек эшчәнлеге турында кыскача вәгазь сөйләде. 

Дагыстан мөфтие урынбасары Әхмәд Кахаев исә үз чыгышында ике республика арасында урнашкан тату мөнәсәбәтләргә басым ясады. Дин әһеле Татарстан һәм Дагыстан халыкларының соңгы вакытта гына түгел, ислам динен кабул иткәннән бирле бер-берсен белүләре һәм дустанә мөгамәләдә торулары турында әйтә. Ул шулай ук Дагыстан голамәләре татар дини-илаһият мирасын югары бәяләүләрен һәм ике халыкның дин галимнәре бер-берсенең тәҗрибәсен файдаланганын ассызыклый. 

Гомумән, ике халык арасындагы якын мөнәсәбәтләр идеясе кичәнең башыннан ахырына кадәр кызыл җеп булып сузылды. Рәсми чыгышлар иҗади номерлар, мөнәҗәтләр һәм нәшидләрне башкару, викториналар һәм балаларның чыгышлары белән аралаштырылып барды.  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Сурәт - 39
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана