Олимпия чемпионы Татарстанга һәм мөфти Камил хәзрәткә җылы кабул иткәне өчен рәхмәтен белдерә

19 ноябрь 2018 ел 08:28
Олимпия чемпионы Татарстанга һәм мөфти Камил хәзрәткә җылы кабул иткәне өчен рәхмәтен белдерә

Олимпия чемпионы, күп тапкыр Европа һәм Россия ярышлары чемпионы Абдулрәшит Садулаев үзенең Инстаграмдагы рәсми аккаунтында Казанда узган татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗани тууына 200 ел тулуга багышланган билбау көрәше буенча халыкара турнирны оештыручыларга тирән рәхмәтен белдерә. Спортчы ярышларның иң мөһим кунакларныңберсе була. Үзенең язмасында ул Татарстан Республикасына былы кабул иткәне өчен рәхмәт сүзләрен җиткерә. Аерым алганда, "Казанның кунакчыллыгын без аэропортта ук сизеп алдык. Анда безне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе каршылады. Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган иде", - дип яза ул. Моннан тыш, Садулаев "Аллаһы Тәгалә безнең халыклар арасындагы дуслык һәм кардәшлекне ныгытсын иде", - дип теләкләрен белдерә.

Ярышларны ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Халыкара билбау көрәше федерациясе һәм ТР Спорт министрлыгы ярдәмендә ТР билбау көрәше федерациясе оештырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана