Болгарда ислам мәгарифе буенча зур конференция үз эшен башлады

19 ноябрь 2018 ел 10:19
Болгарда ислам мәгарифе буенча зур конференция үз эшен башлады

Бүген Шәһре Болгар шәһәрендә зур чаралар уза. 

Хәзерге мизгелләрдә ислам мәгарифенә багышланган конференция үз эшен башлап җибәрде. Сәламләү сүзләре белән Россия төбәкләре мөфтиләре - Коми Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Вәлиәхмәд хәзрәт Гаязов, Байкал аръягы крае (Иркутск) мөфтие Фәрит хәзрәт Мингалиев, Иваново өлкәсе мөфтие Фәрит хәзрәт Ляпин, Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин, Дагыстан Республикасы мөфтие урынбасары Әхмәд хаҗи Кахаев чыгыш ясады. Чарада шулай ук Тунистан килгән кунак - World Syahadan Council оешмасы вице-президенты Мазен Тунизиан фәнни җыелышта катнашучыларга мөрәҗәгать итте.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге белгече Нәзирә Гыйззәтуллинага Татарстан мөфтиенең рәхмәт хаты тапшырылды.

Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин Россия мәгариф системасында мөселман мәгарифенең урыны һәм роле турында сөйләде. Хәзерге көндә республикада 9 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты һәм Болгар ислам академиясе эшли. Биредә квалификацияле 240 мөгаллим эшли. Шуларның 70е – фән кандидантлары һәм докторлары. Моннан тыш, мәчетләр каршындагы курсларда  дөньяви һәм дини белемгә ия 1500 мөгаллим ислам нигезләре буенча тәрбия бирә.

"Бүген Татарстанда өч баскычлы дини белем бирү системасы гамәлгә ашырыла: мәчетләр каршындагы курслар (башлангыч) – мәдрәсә (урта) – институт-академия (югары). Барлык һөнәри дини уку йортлары ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бирелгән лицензия нигезендә алып бара. Мәдрәсәләр һәм мәчетләр каршындагы курслар мөгаллимнәренең профессиональ тәҗрибәләрен арттыру һәм квалификацияләрен үстерү максатыннан, ТР мөселманнары Диния нәзарәте квалификацияне күтәрү курслары һәм аттестация оештыра. 2012 елдан Мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәренең халыкара форумы уздырыла. Әлеге чара ислам уку йортларында мәгариф өлкәсенә караган проблемаларны хәл итү өчен мәйданчык булып тора", - дип аңлатып узды мөфти урынбасары.

Чаллының "Ак мәчет" мәдрәсәсе мөдире Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев "Мәдрәсәләрдә студентларның һәм укытучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеге" темасына чыгыш ясады. Мәдрәсә мөдире шулай ук мәдрәсә коллективы алдындагы бурычларга тукталып үтте: "Мәдрәсәнең төп бурычларыннан булып түбәндәгеләр тора: студентта шәхес буларак кеше, гаилә, җәмгыять, дәүләт мәнфәгатьләреннән чыгып эш йөртә торган, татар халкының мөселман дини карашына нигезләнгән рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү; тиешле дини белемгә, квалификациягә, шулай ук югары дәрәҗәле мәгърифәткә ия булган имам-хатыйблар, укытучылар әзерләү". Ул мәдрәсә алдына куелган максатларга ирешү һәм тиешле бурычларны үтәү өчен уку процессы лекцияләр, вәгазьләр, семинарлар, гамәли һәм лаборатор эшләр, контроль эшләр, коллоквиумнар, консультацияләр, мөстәкыйль эшләр, чыгарылыш квалификация эшләре, фәнни-гамәли семинарлар һәм конференцияләр алып барылуы хакында хәбәр итте. Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев алга таба "Ак мәчет" мәдрәсәсе мисалында фәнни-тикшеренү эшчәнлеге турында сөйләп үтте. "Ак мәчет" мәдрәсәсе үз эшчәнлеге барышында ел саен халыкара конференция, семинарлар үткәрүне планга кертеп килә. "Мәдрәсәбездә фәнни эшчәнлек конференцияләр, семинарлар уздыру белән генә чикләнми. Остазларыбыз югары уку йортлары студентлары алдында динебез турында чыгыш ясыйлар. Бу традицион динебезне дәгъвәт кылу, милли гореф-гадәтләребезне торгызуда бик үтемле чара булып тора", - диде ул. Чыгыш ясаучы докладын Галимҗан Баруди сүзләре белән төгәлләде: "Һәр өммәтнең көче аның уку йортлары белән бәйле".

Урыссуның "Фәнис" мәдрәсәсе директоры Марат хәзрәт Мәрданшин "Мәдрәсә һәм мөхтәсибәт багланышлары: тәҗрибә һәм перспективалар" темасына тукталды. Сүз нигездә авыл җирлекләре өчен имамнар әзерләүнең актуаль мәсьәләләре турында барды.

“Ислам мәгарифендә хәзерге технологияләр: Татарстан Республикасында ислам мәгарифенең күп баскычлы системасы” фәнни-гамәли конференциясе Болгар ислам академиясендә уза. Фәнни форум исламның традицион кыйммәтләрен саклау уңаеннан халыкка дини белем бирү системасы үсеше темасын ачып бирәчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана