Болгарда алтынчы тапкыр зур Мәүлид бәйрәме уза

19 ноябрь 2018 ел 16:27
Болгарда алтынчы тапкыр зур Мәүлид бәйрәме уза

Шушы минутларда Болгар ислам академиясе бинасында  Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ туган көненә багышланган Мәүлид кичәсе уза. Бәйрәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Болгарда алтынчы тапкыр оештырылды.

Мәүлид ән-Нәбигә багышланган чаралар программасын иртән «Ислам мәгарифендә заманча технологияләр: Татарстан Республикасында ислам мәгарифенең күп баскычлы системасы» дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция ачып җибәрде. Фәнни форум, исламның традицион кыйммәтләрен саклау максатыннан, дини белем бирү системасы үсеше темасын ачып бирүгә багышланды.

Кунаклар һәм катнашучылар, җәмәгать белән Ак мәчеттә икенде намазы  укыганнан соң, шәех Исмәгыйль Бүл-Бүл вәгазен тыңлады. 

«Мәүлид ән-Нәби» бәйрәме исә ахшам намазыннан соң, Болгар Ислам академиясенең атриум залында башланып китте. Тантанада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» рәисе Васил Шәйхразиев, Болгар ислам академиясе Президенты Камил Исхаков, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев, шулай ук танылган дин һәм дәүләт эшлеклеләре, Россия төбәкләре мөфтиләре - Коми, Дагыстан, Самара, ХМАО, Ульян өлкәләреннән, мөхтәсибләр һәм Татарстан мәдрәсәләре вәкилләре – барлыгы 300дән артык кеше катнаша.  

Бәйрәм чарасы, традицион рәвештә, Коръән аятьләре укудан башланды. Шуннан соң сүз Васил Шәйхразиевка бирелде. Ул катнашучыларны, кунакларны Татарстан җитәкчелеге, Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән сәламләде һәм Мәүлид бәйрәме белән тәбрикләде.

«Без бүген кабат ата-бабаларыбыз Ислам динен кабул иткән изге җир – Болгарда  Пәйгамбәребезнең ﷺ туган көнен билгеләп үтәргә җыелдык. Бүгенге җыен – безнең өчен зур горурлык та, өмет тә» – диде ул.  ТР Премьер-министры урынбасары хәзерге көндә республикада мең ярым мәчет эшләвен, анда имамнарның халыкка хезмәт күрсәтүен искәртте. Ул яшьләрнең дин өлкәсендә эшләргә теләк белдерүләрен билгеләп, бүген Татарстанда дини белем алу өчен мәдрәсәләр, көллиятләр, университет һәм хәтта академия  булуына игътибар юнәлтте.

Васил Шәйхразиев 2018 елның Татарстанда бөек татар дин галиме һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан ителүен билгеләп, иртәгә Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Мәрҗанигә һәйкәл ачу тантанасы булачагын әйтте.

Алга таба мөселман кардәшләребезгә сәламләү сүзләре белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгать итте.

Ул бүген ахшам намазыннан соң Сөекле Пәйгамбәребезнең ﷺ туган көне башлануын билгеләп: «Бу көн уңаеннан күп төрле фикерләр бар. Кайберәүләр Мәүлидне билгеләп үтүне кабул итмиләр. Алар Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ туган көнен үткәрмәгән, ди. Әмма Бохари җыентыгына карасак, Пәйгамбәребез ﷺ дүшәмбе саен ураза тоткан. Ни өчен дигән сорауга ул: «Бу минем туган көнем», – дип җавап биргән. Димәк, ул аны шул рәвешле билгеләп үткән, ягъни бу көн гади генә көн түгел», – дип ассызыклады.

«Коръәни Кәримдә «Юныс» сүрәсендә: «Әгәр дә Раббыбыз сезгә бер юмартлык күрсәтсә, рәхмәт җибәрсә, мөэминнәр шуңа шатлансыннар», - диелә. Ягъни, Аллаһның әмере – бер рәхмәт килсә, без шатланырга тиеш. Ә рәхмәтләрнең иң зурысы – Пәйгамбәребезнең ﷺ дөньяга килүе. Коръәндә әйтелә: «Әй Мөхәммәд, Без сине галәмнәргә рәхмәт өчен генә җибәрдек». («Әнбия» сүрәсе, 107 нче аять). Билгеле, без бу рәхмәткә ихлас күңелдән сөенәбез», – диде Татарстан мөфтие.

Кунакларның рәсми сүзләрен танылган нәшид башкаручылар Илгиз Шәйхразиев, Заур Салихов һәм «Саф» ансамбленең иҗади чыгышлары белән аралашып барды. Шулай ук татар телендә Мәүлид ән-Нәби касыйдәсе укылды.

Быел 8 ноябрь көнне һиҗри календаре буенча мәртәбәле айларның берсе – Рабигуль-әүвәл ае башланды. Бу ай Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ туган ай. "Мәүлид" сүзе гарәпчәдән  “туу" , “Мәүлид ән-Нәби” Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тууын аңлата. Мәүлид бәйрәмен һәр мөселман шатлык белән каршы алып үткәрә. Татарстан мөселманнары өчен дә мәчетләрдә Пәйгамбәрнең ﷺ дөньяга  килүенә ихлас күңелдән шатлануны белдереп, ай дәвамында төрле чаралар үткәрелә. Алар Аллаһ Рәсүленең тормышын өйрәнүне, аңа күпләп салаватлар әйтүне, Коръән аятьләрен уку, догалар кылу, вәгазьләр сөйләүне үз эченә ала. Мәүлид мәҗлесләре Пәйгамбәребез ﷺ узган юлны һәм аның сөннәт гамәлләрен искә төшерүне, аның күркәм әхлакый үрнәген өлге итеп алуны, рухыбызны тәрбияләү һәм ныгытуны максат итеп куя.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана