Бөтендөнья ТВ көне: «Хозур ТВ»га ярты миллионга якын кеше язылган

21 ноябрь 2018 ел 13:51
Бөтендөнья ТВ көне: «Хозур ТВ»га ярты миллионга якын кеше язылган

Бүген бөтен дөньяда Телевидение көне билгеләп үтелә. Кыска вакыт эчендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур ТВ» мөселман телеканалы Youtube видеохостингының рус телле мөселман сегментында әйдәп баручыларның берсе булып танылды. Хәзерге көндә «Хозур ТВ»ның Youtube-каналына язылучылар саны 400 меңнән артып китте. Узган ел дәвамында канал контентын дөньяның 115 иленнән 53 миллион кеше караган, ә карауларның гомуми вакыты 183 миллион минуттан артып киткән. Каналда урнаштырылган видеороликларга 1 миллион лайк куелган, аларны 600 меңләп плейлистка өстәгәннәр.

Сүз уңаеннан, күптән түгел «Хозур ТВ» мөселман телеканалы Татарстан Республикасы чикләрен узып, Россия төбәкләренә үтеп керә башлады. Әйтик, 1 ноябрьдән аның тапшыруларын кабельле телевидение аша Түбән Новгород, Оренбург өлкәсе һәм Башкортстан Республикасында яшәүчеләр карый ала. Әлеге килешүләр «Уфанет» акционерлык җәмгыяте белән контракт төзү нәтиҗәсендә тормышка ашты.

«Хозур ТВ» – Россиянең беренче мөселман телевидениесе. Ул үз эшен 2018 елның 1 мартыннан башлап җибәрде. Телевизион проект ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы, шулай ук ПАО «Таттелеком» ярдәме белән, җәмгыятьтә традицион ислам кыйммәтләрен пропагандалау максатыннан, гамәлгә ашырылды.

Телевидение татар һәм рус телләрендә интернетта huzurtv.ru сайтында һәм кабельле операторлар челтәрендә күрсәтә. Хәзерге көндә телеканалның аудиториясе Татарстан Республикасындагы 500 мең хуҗалыктан һәм тапшыруларны интернет киңлегендә караучы  2 миллион кешедән гыйбарәт.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана