«Үзеңә юл»: «Хозур ТВ» гаилә кыйммәтләрен саклый

21 ноябрь 2018 ел 15:22
«Үзеңә юл»: «Хозур ТВ» гаилә кыйммәтләрен саклый

“Хозур ТВ” мөселман телеканалы барлык теләүчеләрне уникаль проект геройлары булырга чакыра: ул әти-әниләр һәм аларның балалары арасында мөнәсәбәтләр турында – “Үзеңә юл”. Тапшыру барышында бала белән әти-әниләр арасында килеп туган каршылыклар һәм аңлашылмаучанлыкларны чишеп чыгару өчен алып баручы – аспект типологиясенә нигез салучы Булат Мостафин будыша. Ул яшүсмер фикерләвенең көчле якларын ачыкларга һәм аны нинди юнәлештә үстерергә кирәклеген күрсәтергә ярдәм итәчәк.

Беренче тапшыру нәтиҗәләре буенча, анда катнашучы әни һәм кыз баланың мөнәсәбәтләренә яңа сулыш өрелә. Әни кешене кызының чиктән тыш үпкә, аңа карата зур игътибар таләп ителү, җәмгыятьтә оялчан булуы һәм максатларына яхшы итеп ирешү теләге булмау борчый. Әңгәмә барышында Булат сораулар ярдәмендә фикер йөртүнең аспект тибын ачыклады, проблеманы тамырдан аңлатырга һәм ачыкларга тырышты, хәл итү юлларын күрсәтте. “Әни “уңай” карашлы, ачык хисле шәхес, ул күңел төшенкелегенә бирелгәндә нык борчыла башлый, әмма борчылуын күрсәтми һәм барысын да кечкенә чакта йөрәк ярасы калу (шул сәбәпле ул хисләрен читкә чыгармый) сәбәпле үзендә тота. Шуңа күрә теләсә кайсы көчле хис агрессиягә күчә, бала әлеге тискәре хисләргә күмелә һәм анда апатия башлана” – дип сөйләде “Хозур ТВ” телеканалында “Үзеңә юл” тапшыруын алып баручы Булат Мостафин.

Телевизор караучылар тапшыруны һәр атнаның шимбәсендә “Хозур ТВ” каналында карый алалар. Моннан тыш, тапшыруның чыгарылышларын huzurtv.ru сайтында “Үзеңә юл” тапшырулары архивларында табарга, шулай ук ютубта “Хозур ТВ” каналында карарга мөмкин.

Тапшыруда катнашу өчен “Үзеңә юл” тамгасы белән tv@huzur.ru почтасына хат язарга кирәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана