“Ни хәлең бар, хәзрәт?”: Имамнар үз борчулары турында түгәрәк өстәл алдында ачыктан-ачык сөйләшәчәк

23 ноябрь 2018 ел 08:59
“Ни хәлең бар, хәзрәт?”: Имамнар үз борчулары турында түгәрәк өстәл алдында ачыктан-ачык сөйләшәчәк

“Ни хәлең бар, хәзрәт?” – әнә шундый исемдәге түгәрәк өстәлдә авыл имамнарын борчыган мәсьәләләр хакында сүз барачак. Авыл мәчетләрендә кадрларга кытлык зурмы? Яшьләрнең авыл имамы булырга ашкынмауның сәбәбе нидә? Имамнар һәм җирле хакимиятләрнең мөнәсәбәтләре никадәр тыгыз? Мәчет мәхәлләләре тулы көчкә эшлиме? Чарада шушы һәм башка кискен торган актуаль сорауларга җаваплар китереләчәк. Ачыктан-ачык сөйләшү җәмгыятьне дин әһелләренең проблемаларына йөз белән карату, алар турында ялгыш фикерне үзгәртү, халыкка авыл мәчетләре һәм мәхәлләләре алдында торган кыенлыкларны җиткерү максатында уздырыла.

Куелган сорауларны һәрьяклап, объектив, дөрес һәм тирән итеп яктырту өчен, очрашуда төрле белгечләр катнашачак: мөфтият җитәкчелеге дә, уңышлы эш тәҗрибәсе белән уртаклаша алган яшь авыл имамнарының үзләре дә, аларны белем ягыннан әзерләгән дини уку йортлары вәкилләре дә. Алар арасында – Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, Россия ислам институты һәм Болгар ислам академиясе ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин, мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе проректоры Зөлфәт хәзрәт Габдуллин, Ютазы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрдәншин һ.б.  

«Ни хәлең бар, хәзрәт?» түгәрәк өстәле 26 ноябрьдә сәгать 10.00да Казанның Галиев мәчетендә уздырылачак.

ММЧ өчен аккредитация 89172939706 (Резеда Закирова) телефоны буенча. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана