Татарстан мөфтие - эшлекле сәфәр белән Алабугада

23 ноябрь 2018 ел 11:54
Татарстан мөфтие - эшлекле сәфәр белән Алабугада

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Алабуга муниципаль районына эшлекле сәфәр кыла. Биредә Мәүлид ае уңаеннан дини чаралар көтелә.

Көннең беренче яртысында Татарстан мөфтие шәһәрнең «Шатлык» мәчете каршындагы балаларга дини әхлакый тәрбия бирү үзәген карады, биредәге төзелеш эшләре барышы белән танышты. Үзәккә 2016 елда нигез салына. Ике катлы бинада актлар залы, спорт бүлмәсе, уку сыйныфлары урнашачак. Бинаның мәйданы - 800 квадрат метр. Хәзерге вакытта биредә эчке төзекләндерү эшләре бара. Үзәкне киләсе елның сентябренә ачу ниятләнә. Бина Алабуга мөселманнары һәм иганәчеләр акчасына төзелә. Мөфти хәзрәт дин әһелләренә һәм җирле җитәкчеләргә Әлмәт шәһәренең Әлмәт мөхтәсибәте тарафыннан быел ачылган «Нур» татар мәктәбе тәҗрибәсен өйрәнергә киңәш итте. Алабуга шәһәрендә бүгенге көндә 20 меңгә якын татар яши, ике татар гимназиясе эшли. 

Мөфтинең мөхтәсибәтләргә эш сәфәре программасының аерылыгысыз өлеше җомга вәгазе укудан гыйбарәт. Бүген дә ул Алабуга Җәмигъ мәчете мәхәлләсе мөселманнары белән бергә җомга намазы укыды һәм аларга Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ турында  вәгазь сөйләде. Җомга намазыннан соң Камил хәзрәт Алабуга муниципаль районы башлыгы һәм шәһәр мэры Геннадий Емельянов белән очрашты. Эшлекле очрашуда шулай ук Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Хәйруллин, район имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов, «Шатлык» мәчете каршында балаларга дини-әхлакый тәрбия бирү үзәге җитәкчесе Әхсән хәзрәт катнашты. Имам-мөхтәсиб үзәкнең әһәмиятен билгеләп, ике елда башкарылган эшләр хакында сөйләде. Киләсе уку елына үзәкне ачу теләген җиткерде һәм бу эштә хакимиятнең теләктәшлек күрсәтүен сорады. Бер ел дәвамында Татарстандагы дини-әхлакый үзәкләр тәҗрибәсен өйрәнү ниятләнә. Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов хакимият вәкилләренә һәм иганәчеләргә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәтен җиткерде.

Мөфтинең Алабугага сәфәре программасында шулай ук -  җирле мөселманнар һәм район имам-мөхтәсибләре белән аралашу, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирү. Кич белән ул Мәүлид ән-Нәбидә катнашачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана