Алабугада мөфти катнашында Мәүлид кичәсе узды

23 ноябрь 2018 ел 17:50
Алабугада мөфти катнашында Мәүлид кичәсе узды

Бүген Алабуга шәһәренә эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан мөфтие Мәүлид мәҗлесендә катнашты. Кунаклар арасында шулай ук Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Хәйруллин, район имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов, Төньяк-көнчыгыш төбәге казые Руслан хәзрәт Мортазин, күрше-тирә район имам-мөхтәсибләре, шәһәр мөселманнары, имамнар, иганәчеләр бар иде. 

Камил хәзрәт чарада катнашучыларны сәламләп, аларга үгет-нәсыйхәт сүзләрен ирештерде. Мөфти Рәсүлебезнең ﷺ дүшәмбе саен ураза тотуын, шул рәвешле, үзе туган көнне билгеләп үтүе турында әйтеп узды. 

"Изге Коръәндә әйтелә: «Әй Мөхәммәд, Без сине галәмнәргә рәхмәт өчен генә җибәрдек». («Әнбия» сүрәсе, 107 нче аять). Пәйгамбәрнең ﷺ дөньяга килүенә иблис мәлгунь гына шатланмаган. Без, мөэмин мөселманнар исә бу рәхмәткә ихлас күңелдән сөенәбез», – диде Татарстан мөфтие. Ул Пәйгамбәребезнең ﷺ Сөннәтен өйрәнергә һәм аны үтәргә чакырды. Татар халкы элек-электән исламның Сөннәткә нигезләнгән традицияләре буенча яшәвен искәртте. 

Мәҗлестә Сөекле Пәйгамбәребезне ﷺ олылап, вәгазьләр укылды, мөнәҗәтләр әйтелде. Алабуга Җәмигъ мәчете каршындагы курсларга йөрүче яшь мөслимәләр, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә белем алучы егетләр чыгыш ясады. Мәүлид чарасында викторина да оештырылды. Мөселманнар "Пәйгамбәребезнең ﷺ теге яки бу ситуациядә үзен ничек тотар иде?" дигән сорауларга җавап бирде. Викторинада катнашучыларны мөфти рәислегендәге жюри бәяләде. Нәтиҗәдә, меценатлар командасы беренчелекне алды. 

Мәүлид мәҗлесе төгәлләнгәч, шәһәрнең Җәмигъ мәчетендә Камил хәзрәт җәмәгать белән бергә ястү намазы укыды. Бу минутларда мөфтинең Алабуга районы  имам-мөхтәсибләре белән очрашуы башланып китте. Дин әһелләре авыл җирлекләрендәге мәчетләр эшчәнлеге, дини белем бирү һәм башка көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алыша. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана