«Хозур ТВ» уздырган кастингларда 40 бала сайлап алынган

26 ноябрь 2018 ел 14:49
«Хозур ТВ» уздырган кастингларда 40 бала сайлап алынган

3 декабьдән ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур ТВ» мөселман телеканалында берьюлы ике балалар тапшыруы төшерелә башлый, аларның төп геройлары сабыйлар, шулай ук экспертлар һәм имамнар булачак.

Яшь катнашучыларны сайлап алу өчен, октябрь һәм ноябрь айларында телеканал студияләрендә 4-8 яшьлек балалар арасында берничә конкурс узды. Нәтиҗәдә барлыгы 40 сабый салып алынды.

Әлегә проектларның атамасы сер булып кала, әмма оештыручылар алар кызыклы һәм файдалы булачак, дип ышандыра. Әйтик, беренче тапшыруның төп идеясе яшь тамашачыларны төрле һөнәрләр белән таныштырудан гыйбарәт, икенче телевизион проект эфирга «Взгляд снизу» форматында әзерләнә. Малайлар һәм кызлар «нәрсә ул бәхет, мәхәббәт, хөрмәт?» кебек җитди сорауларга балаларча җавап бирәчәк.

Яңа проектларның эфирга чыгу вакыты соңрак билгеле булачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана