“Ни хәлең бар, хәзрәт?”: Имамнар үз борчулары белән уртаклашты

26 ноябрь 2018 ел 17:00
“Ни хәлең бар, хәзрәт?”: Имамнар үз борчулары белән уртаклашты

“Ни хәлең бар, хәзрәт?” – шул исемдәге түгәрәк өстәлгә җыелып, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре, казыйлар, мәдрәсә җитәкчеләре, яшь имамнар һәм журналистлар катнашында авыл имамнарын борчыган мәсьәләләр хакында сүз алып барылды. Авыл мәчетләрендә кадрларга кытлык зурмы? Яшьләрнең авыл имамы булырга ашкынмавының сәбәбе нидә? Имамнар һәм җирле хакимиятләрнең мөнәсәбәтләре никадәр тыгыз? Мәчет мәхәлләләре тулы көчкә эшлиме? Чарада шушы һәм башка кискен торган актуаль сорауларга җаваплар китерелде. Ачыктан-ачык сөйләшү җәмгыятьне дин әһелләренең проблемаларына йөз белән карарга өндәү, җәмгыятьтә аларның абруйларын арттыру, халыкка авыл мәчетләре һәм мәхәлләләре алдында торган кыенлыкларны җиткерү максатыннан уздырылды.

Куелган сорауларны һәрьяклап, объектив, дөрес һәм тирән итеп яктырту өчен, очрашуда төрле белгечләр катнашты: мөфтият җитәкчелеге дә, уңышлы эш тәҗрибәсе белән уртаклаша алган авылларның яшь имамнары үзләре дә, аларны белем ягыннан әзерләгән дини уку йортлары вәкилләре дә. Алар арасында – Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, Россия ислам институты һәм Болгар ислам академиясе ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин, мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе проректоры Зөлфәт хәзрәт Габдуллин, Ютазы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрдәншин, "Ак мәчет" мәдрәсәсе мөдрисе Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев, Кукмара имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, Лениногорск имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сөнгатуллин һәм Пычак авылы имамы Илнур хәзрәт Кашапов.

Очрашуның сәбәбе дөрестән дә бик җитди булды. Милләтебезнең иманын, йөз аклыгын саклаучы мәчетләр бүгенге көндә имамнар җитмәүдән тилмерә. Сүз, билгеле, авыл мәчетләре турында бара. Аларга бүгенге көндә бик күп һәм мөһим вазифалар йөкләнгән: вәгазь тыңлау урыны булып кына калмыйча, алар гыйлем учаклары, тәрбия үзәкләре дә булып тора. Мәктәп укучыларының ялларын оештыру, ифтарлар, очрашулар, яшьләр өчен бәхәс клублары, имамнар җыелышлары, мәҗлесләр, тәрбияви чаралар дисеңме – болар барысы да мәчетләрдә уздырыла. Хәтта татар телен өйрәтү дә мәчетләргә кайтарылып калды! – дип билгеләде түгәрәк өстәлдә катнашучылар. Ә имамнар җитми...

Иң беренче сүзне Республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев алды. Татарстанны яттан белүчеләрнең берсе, хәзрәт казыйлар утырышларын махсус күчмә форматларда уздыра – шуалй биредәге проблемалар белән якыннан танышып була. Җәлил хәзрәт Фазлыев авыл җирлекләренә дин белгечләре әзерләүнең төп аспектларына тукталып үтте. Җәлил хәзрәт сүзләренчә, авыл җирлекләренә имамнар җитмәүне, мәдрәсә бетергән шәкертләрнең туган җирләренә кайтмауларының сәбәпләре күбесенчә матди мәсьәләләргә кайтып кала: хезмәт хакы, социаль пакет булмау, мәчетләрне тәэмин итү өчен финанс чаралары җитмәү... Авылда гомер буе имам булып эшләгән кешегә киләчәктә лаеклы рәвештә пенсиягә чыгу мәсьәләсе дә килеп баса, дип ассызыклады Баш казый.

– Бүгенге көндә республикабызда 1511 мәчет теркәлгән, – дип дәвам итте Мансур хәзрәт Җәләлетдин. – Әмма шуның алтмышы бикле тора, имамы юк. Имамнарның уртача яше 65 яшьтә һәм 700 мулланың  дини белеме юк, әмма читтән торып белем алалар. Яшьләр мәдрәсәне бетергәч авылга атлыгып тормауларының сәбәпләрен аңлыйбыз. Шуңа да яшьләр өчен авыл җирлекләрендә төрле чаралар уздырырга дигән карашта торабыз. Соңгы егерме елда авылларда мәчетләрне эшмәкәрләр төзеде, ләкин хәзер мәчет төзү проекты белән килүчеләргә имам йорты булдыру мәсьәләсен дә күз алдында тотабыз”. Мансур хәзрәт сүзләренчә, республикада яңа мәчетләр ачылып тора, өлкәннәргә алмаш кирәк – имамнарга ихтыяҗ һәрвакыт булачак. Ул шулай ук дин белгечләрен вакыф системасының Россия законннары кысаларында тулы көчкә эшләгәндә матди ярдәм итеп булыр иде, дигән фикерен әйтте.

Кадрлар белән эш беренче чиратта мөселман мәгариф системасы белән бәйле. Мөфтинең мәгариф буенча урынбасары Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин Татарстан мәдрәсәләре тарафыннан дини кадрларны җитәрлек күләмдә әзерләнүе турында сөйләп узды. “Бездә мәдрәсәләр күп – Идел буе федераль округында беренче урында торабыз. Россиянең иң зур югары уку йортлары бездә урнашкан. Татарстан ислам уку йортларында өч меңнән артык шәкерт укый. Ачылган көннәреннән саный башласаң, һәрбер мәчеткә 5-6 имам әзерләп биргәннәрдер инде. Бездә мәдрәсә тәмамлаучыларның үз белгечлеге белән эшләүләре якынча 60 процент тирәсе. Әмма имамнарның унбиш процентының яше сиксәннән узган, ә алтмыш процентының дини белеме юк. Шуңа да муллаларга югары белем бирүгә зур басым ясыйбыз. Иң читене һәм иң авыры – мәдрәсә бетерүчеләрне авыл мәчетенә китерү. Шуңа да мең биш йөздән артык мәчетнең картасы булырга тиеш дип саныйбыз: анда мәктәп, балалар бакчасы, медпункт, авыл хуҗалыгы үсешенең торышы һәм кадрлар резервы әзерләнү-әзерләнмәүнең торышы күрсәтелергә тиеш”. Рәфикъ хәзрәт сүзләренчә, авыл җирлеге өчен имамнар әзерләнү төбәк мәхәллә җитәкчелеге һәм мөхтәсибәтләр белән бергә алып барыла торган эш.

Рәфыйк хәзрәт үз чыгышында тагын бер мөһим мәсьәләне күтәреп чыга – татар мәхәлләсенең традицияләрен торгызу. "Гаспринский сүзләренчә, мәхәллә ул – мини дәүләт. Әмма бүгенге көндә шәһәрдә дә, авылда да мәхәллә юк. Шуңа күрә бөтен финанс, матди мәсьәләләр өчен җаваплы затлар кирәк. Элек революциягә кадәр бу вазифаны татар байлары, меценатлар үтәгән. Имамнар исә халыкны рухи яктан тәбияләү белән шөгыльләнгәннәр". Рәфикъ хәзрәт авылның киләчәген кайгырту өчен мәхәллә булып туплану кирәклеге турында әйтте. Шул рәвешчә, мәчетне тоту һәм хезмәт хакы мәсьәләләренә мәхәллә әһелләре җаваплы.

Татарстандагы иң зур һәм иң борынгы мәдрәсәләрнең берсе – “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең проректоры Зөлфәт хәзрәт Габдуллин мәдрәсә турында Россиянең төрле төбәкләрен колачлавын әйтте. “Безнең мәдрәсәне бетерүче белгечләрне дини оешмалар гына түгел, дәүләт учреждениеләре дә биш куллап көтәләр. Мәсәлән, дәүләт архивына иске имляны белгән, метрика кенәгәләрен укып бирүче белгечләр кирәк. Балалар бакчаларына тәрбиячеләр җитми. Моннан тыш, авылда имамнар җитешми. Әмма барлык җирлекләр дә югары квалификацияле имамны каршы алырга әзерме соң: яшь белгечне тәэмин итәсе бар”, – дип уртаклашты ул. Тагын бер мәдрәсә җитәкчесе, “Ак мәчет” мөдире Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев: “Халык фикереннән чыгып караганда, бер кешене генә белемле итеп бөтен проблема хәл ителми әле. Безгә дәүләт күләмендә карашны, мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк”. Аның сүзләренчә, имам авылны оештырып, мәхәлләне туплап торырга тиеш. Эшне күрә белеп, бәяләнерлек уңай үрнәкләр күбрәк булсын иде.

Рөстәм хәзрәтнең шушы фикерен Җәлил хәзрәт тә куәтләп дәвам итә – имамнарның абруен җәмгыятьтәге тискәре ялгыш фикер түбәнәйтә. Аның сүзләренчә, совет чоры әсәрләрендә дә уңай дин әһеле, мулла образы булмау күп нәрсәләргә киртә булып торды. Хәзерге урта буын – муллаларга уңай караш булмаган заманда тәрбия алган. Шунлыктан, соңгы елларда атаклы драматург Туфан Миңнуллин язган “Мулла” әсәрендәгечә күркәм образларны җәмгыятькә күрсәтәсе бар әле. Искәртеп үтик, язучы әлеге әсәрен “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләре белән очрашудан соң язган икән.

Түгәрәк өстәлнең шушы урынында сүз имамнарның җирле хакимият белән килешеп эшләрләре бүгенге көн өчен аеруча мөһимлегенә сүз кереп китә. Имамның дәүләт вәкилләре белән эшләү нечкәлекләре турында Ютазы мөхтәсибе һәм “Фәнис” мәдрәсәсе мөдире Марат хәзрәт Мәрданшин сөйләде. “Яшьләр шәһәрләрдә, чөнки анда социаль гарантияләр бар. Безгә һәрьяклап тырышырга кирәк. Җәмгыятьнең көзгесе булырлык шәхесләр – имамнар әзерләүгә зур әһәмият бирү шарт. Чөнки хәзер муллалар тормышның күп өлкәләренә җәлеп ителәләр. Медиация (ике якны килештерү), третейский судларда катнашу – әле бу бер генә юнәлеш. Моннан тыш кечкенә авыллара дин кешесе ул – авыл җирлеге башлыгының ярдәмчесе. Хакимият башлыклары тарафыннан да таләп зур, мисал өчен, быел Корбан бәйрәме көннәрендә районкүләм зур чаралар үткәрелде: Азнакай районында район җитәкчесе мең кешегә спорт комплексында аш үткәрде. Дин әһеле, вазифасы күп булуга да карамастан, сыгылып төшәргә тиеш түгел: иҗтимагый тормышта ул укытучы да, юрист та, психолог та".

Бүгенге очрашуда имам эше күп яклап каралды. Мәчетнең төзеклеген кайгыртып, төрле хуҗалык мәшәкатьләре белән чабып, аларның дин эшчәнлегенә вакыт калмаулары турында да сүз кузгалды. Беренчедән, гап-гади генә газ хезмәте күп яктан кесәгә суга, икенчедән, күп документлар таләп ителә. Моннан тыш, башка инстанцияләргә тапшырыла торган документлар бихисап.

Шулай булуга карамастан, авыл җирлегендә имамлык хезмәтенә керешеп китүдән курыкмаучылар да юк түгел. Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев – дүрт балалы 30 яшьлек имам. Ул Россия ислам институтын бетергәч тәвәккәлләп кечкенә авылда эшләргә тотынган. Шуның өстенә Кукмара – түгәрәк өстәлдә күтәрелгән мәсьәләләрне уңай чишеп барган районнарның берсе. Анда халык үз белдеге белән, үзаңлавы белән мәчетләр дә сала, имамын да сайлый, аңа ярдәм итеп тә тора.  Кукмара районында берничә авылда хәмер сатылмавында да мөхтәсибәт, дин әһелләренең өлеше зур: Уразай, Аш-Буҗи, Туембаш авылында аракы юк икән! "Җирлек башлыклары белән дә очрашулар һәрдаим үткәрелә, уртага салып сөйләшүләр җомгадан соң хәл ителә", – дип сөйләде Рәдиф хәзрәт. Аның кордашы, Кукмараның Пычак авылы егете Илнур хәзрәт Кашапов та үзенең дин юлында күрсәткән эшләрен бәян кылды. Ул 42 хуҗалыклы авылда имам булып торуына карамастан, бернигә зарланмыйча, бар эшен җиренә җиткереп алып бара: фермерлык хуҗалыгын да тота, районда үрнәк имам да. Җомгаларга аның вәгазьләрен тыңларга кеп-кечкенә авылдан егермеләп кеше җыела. Илнур хәзрәт, зарланудан бигрәк, әүвәл тырышлык күрсәтү, халык белән бергә булуның әһәмиятле булуын әйтте. Эштә, төрле чараларда актив катнашу сорала. Гаилә, нәсел-нәсәбең дә бар халык алдында: кыек гамәлләр тиз күренә. Халык абруен казану өчен бар эшне җиренә җиткереп эшләү, күркәм әхлаклы булу кирәк, – дип тыйнак кына сүзен дәвам итте ул.

Чара ахырында барлык катнашучылар да мөхтәрәм журналистларга мөрәҗәгать итеп, алар тарафыннан укучы һәм тамашачыларны имамнарны борчыган шушы һәм башка проблемаларына йөз белән борылырга чакыруын сорады.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана