«Миргазиян» мәчетендә Мәүлид аен билгеләп үтәләр

26 ноябрь 2018 ел 14:27
«Миргазиян» мәчетендә Мәүлид аен билгеләп үтәләр

Казанның «Миргазиян» мәчетендә балалар һәм олылар өчен Мәүлид ае уңаеннан тематик чаралар уздырыла. Әйтик, кичә Мөхәммәд Пәйгамбәргә ﷺ багышланган шигъри бәйге оештырылган. Иҗади ярышта 15 яшькәчә 30дан артык бала көч сынашкан. Җиңүчеләргә Ислам тарихы һәм Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ тормышы турында китаплар, шулай ук истәлекле һәм татлы бүләкләр тапшырылган.  Моннан тыш, күптән түгел биредә мөслимәләр өчен Мәүлид ән-Нәби үткәрелгән.

1 декабрьдә «Миргазиян» мәчетендә өйлә намазыннан соң, Мәүлид кичәсе узачак. Мәҗлес кунакларын викторина, вәгазьләр һәм чәй өстәле көтә. Анда катнашуга барлык теләүчеләр түбәндәге адрес буенча чакырыла: Декабристлар урамы, 111.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана