Татарстан мөфтие политолог Руслан Корбанов белән очрашты

27 ноябрь 2018 ел 10:28
Татарстан мөфтие политолог Руслан Корбанов белән очрашты

Бүген Татарстан мөфтиятендә күренекле күренекле политолог һәм Төньяк Кавказ белгече Руслан Курбанов булды. Кунакны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды һәм Татарстан мөфтияте эшчәнлеге һәм исламның асыл кыйммәтләрен торгызуга юнәлтелгән проектлары белән таныштырды. Соңгы берничә елда әлеге өлкәдә эшне нәзарәт төрле ысуллар һәм алымнар белән тулыландырды. Иң нәтиҗәлеләре булып мөфтиятнең медиа чаралары, социаль реклама, нәшрият, фильмнар төшерү, акцияләр, бәхәс клублары, ачык лекцияләр, түгәрәк өстәлләр тора. Алар аша динебезнең традицияләрен һәм өстенлекләрен аңлаешлы һәм популяр формада җиткерү мөмкин.

Очрашу ахырында мөхтәрәм кунакка Татарстан мөфтие Мәрҗанинең Нәзарәт нәшер иткән хезмәтләре җыентыгын бүләк итте. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана