“Хозур” нәшрият йорты үз китапларын сату нокталарын киңәйтте

27 ноябрь 2018 ел 11:35
“Хозур” нәшрият йорты үз китапларын сату нокталарын киңәйтте

“Хозур” нәшрият йорты Габдулла Тукай урамы, 36 нчы йорт адресы буенча яңа фирма кибете ачты. Биредә традицион дини әдәбият буенча күп китаплар тәкъдим ителә.

“Хозур” нәшрият йорты китаплары күп укучыларда зур популярлык белән кулланылалар, аларның төрлелеге һәрвакыт үзгәреп тора, кызыклы авторлар сайлап алына, ә аларның хезмәтләре Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте экспертлары бәясен уза.

Яңа кибеттә сатуга барлык яшьтәге кешеләр өчен төрледән-төрле дини һәм фәнни-мавыктыргыч китаплар куелган – бу зур ихтыяҗ турында сөйли. Басмалар гарәп, татар, иске татар һәм рус телләрендә. Китап продукциясе төрләренең күп өлеше белән www.huzur.ru сайтында танышырга мөмкин.

Кибет якшәмбедән кала һәр көнне иртәнге тугыздан алтыга кадәр эшли.

Исегезгә төшерәбез, “Хозур” нәшрият йортының беренче сату ноктасы РИУда ачылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана