Татарстан мөфтиятендә Валерия Порохова булды

27 ноябрь 2018 ел 16:15
Татарстан мөфтиятендә Валерия Порохова булды

Коръән-Кәримнең мәгънәви тәрҗемәләре авторы Валерия Порохова хәләл җефете Мөхәммәд Сәид Әл-Рөшд белән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә булды. Мөхтәрәм кунакларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды.

Танылган мөселман җәмәгать эшлеклесе Валерия Порохова Татарстан мөселманнарының рухи тормышына соклануын белдерде. “Сез җитәкләгән мөфтиятнең проектлары белән интернет аша танышып барам. “Хозур ТВ” каналы рухи кыйммәтләрне җиткерүдә зур таяныч. Аның тапшырулары бар Россиягә трансляцияләнүен телибез, бер Мәскәүдә генә дә 2,5 миллион мөселман яши”, – диде Валерия Порохова. Камил хәзрәт, үз чиратында, хәзерге вакытта “Хозур ТВ” беренче мөселман телевидениесе акрынлап Россия киңлекләренә чыгуын җиткерде. Әлеге нияткә ирешүдә “Хозур ТВ” көн саен тырышлык куя. 1 ноябрьдән “Хозур ТВ” тапшыруларын кабельле телевидение аша Түбән Новгород, Оренбург өлкәсе һәм Башкортстан мөселманнары карый ала. Киләчәктә татар һәм рус телләрендә сөйләүче аерым каналлар булдыру теләге барлыгы турында да әйтте Татарстан мөфтие. Моннан тыш, каллиграфлар әзерләү юнәлешендә “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә махсус бүлек булдыру ниятләрен дә җиткерде Камил хәзрәт.

Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхтәрәм кунакларга Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан алып барылган төп юнәлешләрнең берсе – татар һәм рус телләрендә Коръән тәфсирләрен басмага әзерләү эше турында да сөйләде. Проект Камил хәзрәт җитәкчелегендә тормышка ашырыла. Мөфти кунакларга рус телендәге тәфсирнең бүгенге көндә тулысынча әзерләнеп, соңгы төзәтмәләр кертелү этабына җитүен әйтте. Әйтергә кирәк, рус телендәге тәфсир өстендәге эш алты ел дәвамында алып барылды.

Кәлам шәрифне басмага әзерләү һәм Коръәнне өйрәнү буенча Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге тәфсирләр әзерләү белән генә чикләнми. Коръәнне өйрәнү юнәлеше нәтиҗәсе булып, Коръән нәшер итү генә түгел, аны халыкара дәрәҗәдә тану да торды: 2016 елда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте чыгарган Коръәннең яңартылган версиясе 2017 елда Сүриянең Вакыфлар министрлыгы каршындагы Коръән Кәрим эшләре буенча Югары комиссия тикшерүен уңышлы узды. Нәтиҗәдә, Казанда басмага әзерләнгән һәм нәшер ителгән Кәлам Шәриф халыкара стандартларга туры килү турында таныклык алды.

Очрашу барышында Камил хәзрәт нәзарәт бастырган Коръәннең үзенчәлекле яклары һәм “Казан басмасы”ның тарихы турында сөйләде. “Татарстан мөфтияте басмасы хәреф һәм сүзләр саны буенча Рәсм Госмани кануннарына туры килә. Бу исә гарәп телен камил белмәгән халыклар өчен Коръән китабын уку, ятлау, сүзләрне дөрес әйтү өчен уңайлы. Безнең басмада уку өчен “җиңеләйтү” тамгалары файдаланыла”, – диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Очрашуда шулай ук хәзрәт һәм Валерия ханым киләчәктә халыкка Коръән тәрҗемәләрен һәм мәгънәләрен җиткерү юлында бергәләп хезмәттәшлек итәргә һәм Коръәнне өйрәнүгә багышланган конференциядә катнашырга сүз куешты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана