Мөфти – Мәхәллә 2.4 мәктәбендә: “Без бертөрле уйлый алмыйбыз, әмма без - кардәшләр”

28 ноябрь 2018 ел 14:36

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәхәллә 2.4 Мөселман лидеры мәктәбе кысаларында оештырылган фикер алышуда катнашты. Республика мөселманнары башлыгына шәхсән мөрәҗәгать итү, аңа сорау бирү һәм үз тәкъдимнәрен җиткерү мөмкинлеге белән илебезнең барлык почмакларыннан Россия өммәтенең яшь вәкилләре файдаланды. Тыңлаучылар арасында мөселман активистларының танылган вәкилләре, әйтик, Рәсүл Тавдиряков һәм Арслан Садриев бар иде. Камил хәзрәт дискуссиягә үзенең командасы белән бергә килде – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте коллективы әгъзалары шулай ук күтәрелгән мәсьәләләр буенча фикер алышуда катнашты. Модератор сыйфатында билгеле мөселман җәмәгать эшлеклесе, ислам белгече Резеда ханым Сафиуллина чыгыш ясады.

Очрашу темасы “Мөселманнар тормышында Диния нәзарәтенең роле” дип билгеләнде. Чыгышында әлеге теманыачып, Камил хәзрәт Татарстан Республикасы мөфтиятенең эшчәнлеге юнәлешләре турында сөйләде.

- Кәлам Шәрифнең бер аятендә болай диелә: “Барчагыз да бер булып Аллаһы арканына, ягъни Коръән хөкемнәренә ныклап ябышыгыз! Таркалып аерылмагыз!” (“Гыймран” сүрәсе, 103 нче аять) – дип башлады сүзен хәзрәт. – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте үз эшчәнлегендә Аллаһының әлеге боерыгыннан чыкмый һәм үзенең бар көчен мөселманнарны Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм кыйммәтләре тирәсендә берләштерүгә юнәлтә. Без үзебезнең төп бурыч итеп Татарстанның традицион ислам базасында хәнәфи мәзһәбе һәм бай татар дин мирасына таянган матуриди гакыйдәсенә нигезләнгән барлык мөселман берләшмәләрен үстерүне күрәбез. Безнең төп максат булып шулай ук бәһасез мөселман дин гыйлеме байлыгын, җәмгыятьтә диннәр һәм милләтләр арасында тынычлыкны һәм татулыкны саклау; гражданнарның хокукларын һәм мөселманнарның мәнфәгатьләрен яклау, өммәтнең үсеше өчен уңайлы мохит тудыру. Мөфтиятнең эшчәнлеге нәкъ менә әлеге юнәлешләрне тормышка ашыруга юнәлдерелгән.

Ул шулай ук мөфтиятне чатыр белән чагыштырды, аның сагында тормышка һәм дингә төрле карашлы мөселманнар бар. “Без бертөрле уйлый алмыйбыз, әмма без кардәшләр. Аллаһы безгә шулай дигән”. Хәзрәт тагын да тулырак итеп мөселманнарга теләктәшлек белдерү – аларның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен, дин ирекләрен тормышка ашыру мәсьәләләренә тукталды. Ул шулай ук Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте адресына күпләгән мөрәҗәгатьләр, үтенечләр, тәкъдимнәр килүе турында сөйләде, аларның кайберләрендә иҗтимагый фикер алышуга чыгарылмаган проблемалар күтәрелә.

“Без мондый сорауларны мөфтият эчендә хәл итәбез һәм җәмәгатьчелеккә фикер алышу өчен чыгармыйбыз. Һәрвакытта диярлек безгә берничә конфликтта катнашучылар белән ябык ике яклы очрашу үткәрү җитә һәм ул уңай хәл ителә. Безнең аксакаллар һәм казыйлар аңлату эше алып баралар. Өммәттә барысы да тыныч булганда безнең эш күренә”.  

Ул искәртеп узганча, нәкъ менә шундый сөйләшүләр алып бару нәтиҗәсендә узган ел Казан ханнарын җирләү мәсьәләсен уңай хәл итүгә ирешеп булды – мөфтиянең принципиальлеге белән аларның калдыклары ислам кануннары буенча җир куенына иңдерелде.

Мөфти очрашуда катнашучыларны мөфтиятнең структурасы, күпьяклы эшчәнлеге, Казыят, Голәмәләр һәм Аксакаллар Шуралары эше белән таныштырды. Иң мөһим казанышларның берсе дип ул нәзарәтнең хәйрия эшчәнлеген атады. Ул «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла һәм халыкның социаль яктан якланмаган бик күп катламнарын колачлый. Фондның иң мөһим башлангычларыннан берсе – авыру балаларны дәвалауга матди ярдәм күрсәтү буенча махсус программа. Быел барлыгы 70 авыру балага ярдәм күрсәтелде.

Камил хәзрәт ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан гамәлгә ашырыла торган медиапроектларына аерым тукталды. «Хозур ТВ», радио, интернет- һәм басма матбугат күпләргә таныш һәм зур ихтыяҗга ия. Хәләл стандарты буенча азык-төлек һәм хезмәтләрне сертификацияләү, татарстанлыларга хаҗ кылу мөмкинлеген булдыру – бу юнәлешләр дә нәзарәтнең мөһим эшчәнлекләреннән.

«Әлеге структуралар эшләү дәверендә безнең хаталарга юл куйганыбыз юк», - дип билгеләп үтте ул.

- Безнең хәләл тамгасы белән бернинди проблемалар юк, - дип ышандырды Камил хәзрәт. – ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хәләл стандарты буенча комитеты кулланучыларга нәрсәнең хәләл, ә нәрсәнең хәрам булуын аңларга ярдәм итә. Бу структура акча эшләү максатын күз уңында тотмый, кулланучылар ихтыяҗлары хакында кайгырта.

Алга таба мөфти нәзарәтнең дини характердагы эшчәнлегенә күчте. Ул Татарстан мөфтиятенең беренче Коръән басмаларын әзерләү буенча башкарган эше хакында һәм аларның Сүриянең Вакыфлар министрлыгы каршындагы Коръән Кәрим эшләре буенча Югары комиссия тикшерүен уңышлы узуы хакында сөйләде.

- Мин Изге Коръәннең Дубай халыкара премиясе үзәгенең (DIHQA) Коръән әзерләү комиссиясе утырышында катнаштым, – диде Камил хәзрәт. – Dubai International Holy Quran Award – Дубай әмирлеге Хөкүмәте каршында эшләп килүче үзәк. Мин комиссия утырышына Коръәннең «Казан басмасы»н нәшер итү буенча эксперт рәвешендә катнаштым. «Казан басмасы» нәзарәттә әзерләнеп, 2016 елда озак вакытлы тәнәфестән соң беренче тапкыр дөнья күрде. Комиссия әгъзалары Изге Коръәннең үз басмасын нәшер итүгә әзерли һәм үз эшләрендә халыкара тәҗрибәне, шул исәптән, Коръән бастыруның татар традицияләрен файдалана. Әйтик, Китапны әзерләү барышында алар атаклы «Казан басмасы»ның өч – 1803, 1914 һәм 2016 еллардагы чыгарылышларын куллана һәм аларны шартлы рәвештә «Казан 1», «Казан 2», «Казан 3» дип атый. Хәер, Коръәннең «Казан басмалары»н әзерләүдә ТР мөселманнары Диния нәзарәте сит ил белгечләрен җәлеп итә. Шуның белән беррәттән, мөфтият белгечләре тарафыннан да Коръәнне татар һәм рус телләренә тәҗемә буенча эш алып бара. Моннан тыш, 2017 елда нәзарәт “Хасеки” югары әзерлек үзәге белән Татарстан өчен Коръән кыйраәтләре буенча белгечләр әзерләү хакында килеште. Казан шәкертләре Коръән укуның 10 стилен белгән беренче белгечләр булачак. Бу эшнең әһәмиятен аңлату максатыннан мөфти чагыштыру китерде: "Коръән-хафизны 10га тапкырласагыз, кыйраәт белеме булган белгеч килеп чыгачак".

Үзенең чыгышында мөфти ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр сәясәтенә, диниара һәм халыкара элемтәләргә, экстремизмга каршы эшчәнлек һәм исламның традицион кыйммәтләренә тукталып үтте.

Камил хәзрәт чыгышының катнашучыларда зур кызыксыну уятуы турында  залдан "яуган" сораулар сөйли. Беренче булып дискуссиянең модераторы Резеда Сафиуллина сорау бирде. Ул нәзарәт эшчәнлеген яктырту эшенә югары бәя бирде, әмма гади мөселманнарның мөфтият җитәкчелегенә үз теләкләрен ирештерү мөмкинлегенә ия булуына карата шик белдерде. Ләкин мөфти киң җәмәгатьчелек өчен берничә элемтә каналы – рәсми сайтта «Мөфтигә сорау» сәхифәсе һәм махсус dini.sorau@tatar.ru электрон адресы, ышаныч телефоны һәм башка чаралар эшләве турында сөйләде. Моннан тыш, мөфтинең социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларына да сораулар белән мөрәҗәгать итеп була.

Фикер алышу интерактив форматта узды, аннары модератор, әлеге каналлардан  кем файдалана алды, дигән сорау белән залга мөрәҗәгать итеп, эксперимент үткәрде. Очрашуда катнашкан берничә кешенең элемтә каналларын уңай бәяләве сөендерде.

“Сез – иң ачык мөфти!”, – дип нәтиҗә ясады Резеда Риф кызы.

Әмма Камил хәзрәт фикерләр төрлелегенә карата традицион карашын белдерде: "Мин фикерләр төрлелеге яклы! Әмма ул профессионаллар, галимнәр арасында булырга тиеш.  Шул ук вакытта исламны күпләр өйрәнә ала, әмма исламда галимнәр дип иснадка, ягъни белемнәр чылбырына ия булганнар гына санала. Физиклар физика турында, медиклар медицина турында бәхәсләшә ала һ.б.  Әмма бер физик та медик белән бәхәсләшмәячәк һәм киресенчә.  Үз фикерегезне әйтегез, әмма ислам буенча белемнәрегез булсын. Иснад – ул динебезнең тоткасы, аның аерылыгысыз өлеше. Имам Ибн әль-Мөбәрәк әйткән: “Иснад булмаса, һәркем теләгәнен әйтер иде”.

Фикер алышу барышында мөселманнарның Диния нәзарәтләре форматлары һәм аларның мөселманнар өчен ихтыяҗына кагылышлы күп сораулар бирелде.

«Күпләр тарихны искә төшерә һәм Россиядә Диния нәзрәте мөселманнарны контрольдә тоту өчен булдырылган дип саный. Әмма революциядән соң барлык указлар гамәлдән чыгарыла. Әмма мөселманнар кабат җыелып, Диния нәзарәтен булдыру теләге белән чыга һәм 1917 елда аның рәисе итеп Галимҗан Барудины сайлап куя.  Димәк, алар бу корал эшли дип санаган. Тагын да нәтиҗәлерәк формат бар икән – тәкъдим итегез!»

Әмма залдан, нигездә, Россия мөселманнары тормышында Диния нәзарәтләренең мөһимлеге турында фикерләр яңгырады. Иң ялкынлы чыгышлардан Казанның «Миргазиян» мәчете имам-хатыйбы Габдрәүф хәзрәт Зәбиров һәм күренекле мөселман эшлеклесе Арслан Садриевны билгеләп үтәргә мөмкин.

Тулаем алганда, шунысы сөенечле: фикер алышуда катнашучылар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенә уңай бәядә булуын җиткерделәр. Һәрбер сорау башкарылган эшләргә рәхмәт белдерү белән барды. Иң күркәме: кайбер сорау һәм үтенечләрне мөфтигә һәм аның командасына залда дискуссиядә булганда ук чишү насыйп булды.

Очрашу 2,5 сәгать дәвам итте һәм шулай ук Россия мөселманнары бердәмлеге, мөселман яшьләре өчен социаль лифтлар, мөфтият һәм хакимият багланышлары, нәшрият эшчәнлеге, ислам финанслары темалары күтәрелде. Мөфти шулай ук барлык катнашучыларны мөселман инфраструктуралары үсеше өлкәсендә мөфтият башлангычлары белән таныштырды. Исламда интеллектуаль милекне яклауга карата мөфтинең фикерен ишетү кызыклы булды.

Очрашу Камил хәзрәтнең нәсыйхәт сүзләре белән төгәлләнде: “Безнең арабызда бәхәс, аңлашылмаучанлык чыкса, Аллаһыга һәм Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм күрсәтмәләренә мөрәҗәгать итегез. Безнең барлык гамәлләр Коръәнгә туры килергә тиеш...”

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана