Шәһре Болгарда мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәре форумы ачылды

05 декабрь 2018 ел 10:10
Шәһре Болгарда мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәре форумы ачылды

Бүген Болгар ислам академиясендә мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәренең VI Халыкара форумы ачылды. Әлеге чара быел Россия ислам институтының 20-еллыгына туры китереп үткәрелә. Шул уңайдан, җыенда катнашучыларга РИИ турында фильм тәкъдим ителде. Ул югары уку йортының оешу тарихы, эшчәнлеге, юнәлешләре, өстенлекләре, киләчәккә максатлары турындагы мәгълүматларны үз эченә ала. 

Ике көн дәвамында узачак форум ислам уку йортларында мәгариф өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итү мәйданчыгы булачак.

Форумның беренче көнендә фикер алышу өчен мәчет каршындагы курсларда белем бирүче ике йөзгә якын мөгаллим-мөгаллимә килде, алар бүген көн дәвамында мөселман мәгарифенең башлангыч сегменты турында фикер алышачак. Катнашучыларны Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сәламләде. Ул үз чыгышында мөселман кешесе тормышында гыйлем алуның әһәмиятен билгеләп, мөгаллимнәр алдында торган бурычларны санап узды: "Сез бар булган мөмкинлекләрне файдаланып эшләргә тиешсез. Хакыйкый белем һәм чыганаклардан файдалану - төп бурычлардан. Гыйлем үзәкләре - безнең йөзебез. Без әлеге юнәлешкә зур әһәмият бирергә тиешбез". Рөстәм хәзрәт хәзерге вакытта күркәм мөселман айларының берсе - Мәүлид ән-Нәбине үткәрүнең фазыйләтләренә тукталып үтте. "Сез халыкка тәрбия бирүдә катнашасыз. Эшләү дәртегез һәм көчегез сүнмәсен, сүрелмәсен! Бергәләшеп мөселман зыялыларын тәрбияләү юлында армый-талмый хезмәт итәргә язсын!"

Мәчетләрдә халыкка белем-тәрбия бирүнең әһәмиятен ассызыклап, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев болай дип белдерде: "Без хәзер Болгар шәһәрендә. Безнең яныбызда Идел елгасы. Идел ул - киң ул, зур ул дип карап торабыз. Әмма аны туендыручы чишмәләр булмаса, ул саега, кибә. Сез дә кечкенә чишмәләр кебек, белем бирүнең чишмә башы сездән юл ала. Сез укучыларга мәгълүмат кына бирергә тиеш түгел. Коръән ятлау, хәдис, сира өйрәнү, аннан экзамен бирү – ул әле мәгълүмат алу гына. Әгәр инде әдәп-әхлак, итагать дигән сыйфатлар шәкерттә булмаса, ул үзенең шушы мәгълүматын дөрес иттереп файдалана алмый. Менә шушы тәртип, кием, әдәп-әхлак, итагать мәсьәләләренә дә сезнең тарафтан зур игътибар булырга тиеш". Җәлил хәзрәт форумда катнашучылар каршында шулай ук быел Бөрбаш авылында ачылган пансионат турында да сөйләп узды - ул төрле оешмалар белән хезмәттәшлек нәтиҗәсе буларак, дин белеме, рухи тәрбия таратуда зур ярдәмче булачагына өметен белдерде. “Пансионат быелның беренче сентябреннән үз ишекләрен ачты. Ул аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче ир балаларга исәпләнгән. Сәгать көндезге өчкә кадәр балалар Бөрбаш урта мәктәбендә дөньяви белем ала һәм укудан соң мәчеттә рухи-әхлакый тәрбия дәресләрен үзләштерә, пансионатта аларга яшәү, дәрес әзерләү, киемнәрен чистарту һәм юу өчен барлык мөмкинлекләр булдырылган”, – дип сөйләде Җәлил хәзрәт.

Баш казый сүзләренчә, хәзерге вакытта пансионатта 5-8нче сыйныфларда белем алучы унөч бала яши. Араларында Татарстанның төрле районнарыннан, шулай ук Казаннан килгән балалар да бар. Беренче чирек барышында алар татар телен үзләштергән: Бөрбашка килгәнче унике укучы мәктәптә фәннәрне рус телендә укып килгән. Татар телен өйрәтү өчен киләчәктә өстәмә белгечләр дә җәлеп итәргә кирәк булачагы турында искәртте Җәлил хәзрәт. Алга таба мәчеттә дин дәресләре башланачак. Киләчәктә балалар белем үзләштерүне Россия ислам институтында дәвам итә алачак.

Мәгариф һәм дини тәрбия буенча Балтач тәҗрибәсе белән шулай ук Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнең Балтач бүлеге мөгаллиме Рамил хәзрәт Бикбаев уртаклашты. Ул, аерым алганда, яшь буынга рухи тәрбия, әхлак бирү нечкәлекләре, балалар өчен Коръән уку конкурслары, намаз уку бәйгеләре уздыруның әһәмияте турында сөйләде.

Казан ислам университетының гуманитар фәннәр кафедрасы өлкән мөгаллиме, педагогика фәннәре кандидаты Гөлназ Галәвиева мәчетләр каршында балалар өчен рухи-тәрбия чаралары оештыру буенча эшләнгән фәнни хезмәт белән таныштырды: ислам традицияләре нигезендә балаларга рухи-әхлак тәрбиясе бирү концепциясе эшләнгән, Татарстан Республикасында эшләүче мөселман рухи тәрбия бирү үзәкләренең алдынгы тәҗрибәсе тупланган һәм фәнни әйләнешкә кертелгән, профильле сменаларны программа белән тәэмин итү буенча методик як эшләнгән, мөселман рухи-тәрбия үзәкләрен оештыру мөмкинлеген бирүче норматив-хокукый документларга анализ ясалган, балалар белән эшләүче вожатыйларга психологик-педагогик тәкъдимнәр бирелгән. 

Россия ислам институты уку-укыту бүлеге мөдире Нәзирә Гыйззәтуллина мәчет каршындагы курсларда татар телен укытуның мөһимлегенә тукталды: хәзерге вакытта Диния нәзарәте тарафыннан республикабыз мәчетләрендә узучы татар теле курслары хакында гомуми мәгълүмат бирде, кайбер нәтиҗәләр белән таныштырды. Әлеге юнәлешнең әһәмиятен ассызыклап, мөгаллимнәрне татар телен укыту методикасы буенча эзләнү эше алып барырга чакырды.

"Мөхәммәдия" мәдрәсәсе мөгаллиме Камил хәзрәт Вәлиуллин мәчет каршындагы курсларда ислам фәннәрен укыту методикасына тукталып, презентация күрсәтте. Камил хәзрәткә киләчәктә методикага кагылышлы фәнни хезмәтләрне туплап китап нәшер итү тәкъдим ителде. Аерым алганда, мәчет каршындагы курсларда түбәндәге предметлар укытыла: ислам гакыйдәсе (иман нигезләре); гыйбадәт нигезләре; әдәп-әхлак; гарәп хәрефләре, тәҗвид, Коръән уку; ислам тарихы. Камил хәзрәт үз чыгышында әлеге предметларны укыту тәртипләренә ныклап тукталды. 

"Гаилә" мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин "Мәхәлләләрдә дин нигезләренә өйрәтү һәм дини тәрбия бирү" хакында "Гаилә" мәчете мисалында чыгыш ясады.

Форумның икенче көне урта һәм югары дини уку йортлары җитәкчеләре, укытучылары катнашында Россия ислам институтында узачак. Анда республика һәм мөфтият җитәкчелеге, чит ил кунаклары катнашыр дип планлаштырыла. Бәйрәм тантанасында зур хөрмәткә лаек шәхесләрне бүләкләү, мактау сүзләрен җиткерү көтелә. Форум кысаларында Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча XI Бөтенроссия олимпиадасы оештырыла. Өйлә намазыннан соң, Ислам мәгарифе советы утырышы билгеләнгән, аны әлеге совет җитәкчесе - ТР мөфтие урынбасары, РИИ һәм БИА ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин алып барачак.

Искәртеп үтик: мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәре форумы 2011 елдан бирле уздырыла. Чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты, Казан федераль университеты һәм Болгар ислам академиясе белән берлектә, оештыра.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана