«Оедым ошбу имамга…»

30 ноябрь 2018 ел 11:02
«Оедым ошбу имамга…»

«Имамның әйткән сүзе эше белән туры килмәсә, мәхәлләдә аның абруе булмый»

Адәм баласын эчәр суы йөртә диләр. Язмабызның бүгенге герое – Әбубәкер хәзрәт Азизов та, моннан чирек гасыр элек Таҗикстаннан Татарстанның Чистай шәһәренә килгәндә, шушы төбәктә бөтенләйгә төпләнеп калырмын дип уйламый.  Ләкин бәхетен туган иленнән читтә табарга насыйп була аңа. Хәер, бүген Әбубәкер хәзрәт өчен Татарстан һич кенә дә чит җир түгел. Яши-яши, җаны-тәне белән береккән ул безнең якларга. Менә инде дистә ел Чистайдагы иң соклангыч мәчетләрнең берсе саналган «Әнәс» мәчетендә имам-хатыйб вазыйфасын башкара. Безне, Татарстан мөфтияте вәкилләрен дә, Әбубәкер хәзрәт шушы гаҗәеп матур мәчеттә каршы алды...     

«Чистайга килеп бәхетемне табуыма, дингә хезмәт итүемә сөенәм»

Әбубәкер хәзрәткә 45 яшь. Тумышы белән Таҗикстан Республикасы Курган-Түбә өлкәсенең Навабат авылыннан. Дини гаиләдә тәрбияләнеп үсә ул. Әтисе дә, бабасы да мулла була. Әбубәкер хәзрәт тә шушы юлны сайлый. Ислам дине нигезләрен, гарәп телен, Коръән укырга яшьтән өйрәнә. Мәктәпне тәмамлап, Совет армиясе сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, егет Мәскәүгә юл ала. 1993 елда аны Россия башкаласындагы мөселман яшьләре үзәгеннән махсус юллама белән Татарстанга укырга җибәрәләр. 

Ресупубликада ислам яңарышының чәчәк аткан чоры була бу. Узган гасырның 90нчы елларында Татарстанда бер-бер артлы мөселман уку йортлары ачыла башлый. Республикадагы иң беренче мәдрәсәне 1990 елда Чистайда күренекле дин эшлеклесе Габделхак хәзрәт Саматов ача. 

Егерме яшьлек Әбубәкер, Казанга укырга керү нияте белән килсә дә, дин буенча белем дәрәҗәсе шактый югары булганлыктан,   аны нәкъ менә Чистай мәдрәсәсенә мөгаллим итеп эшкә алалар. Шуннан бирле Әбубәкер хәзрәтнең тормышы юлы шушы кала белән бәйле. Башта ул Чистай мәдрәсәсендә яшь буынга ислам нигезләре, Коръән дәресләре, тәҗвид һәм гарәп теле укыта. Соңрак шәһәрнең «Нур» мәчетендә мөгаллимлек итә, мөәзин була. Шул ук вакытта Казанның «Ислам кабул итүнең меңъеллыгы» исемендәге мәдрәсәгә читтән торып укырга керә.

Булдыклы, тырыш, ачык күңелле Әбубәкер хәзрәт тиз арада халык арасында Коръәнне дөрес һәм аһәңле итеп укый белгән, тирән белемле укытучы буларак абруй казана. Мәхәллә мөселманнары аны үз итә.

 – Әбубәкер хәзрәтне беренче көннән яраттык, үз иттек. Эшли башлаган вакытта татарчасы да бик үк камил түгел иде, ләкин ул вакытта ук вәгазьләре, Коръән уку осталыгы белән һәммәбезне таң калдырды, – ди «Әнәс» мәчете мәзине Камил хәзрәт Галимов.

– Ул чорда Татарстанда мәчеткә йөрүче яшьләр бик әз иде. Әмма алар, мәчетләргә, мәдрәсәләргә килеп, дин гыйлеме алды. Шул рәвешле, җәмгыятьтә  ислам үсеше күзәтелде, – дип искә ала язмабыз герое ул чакларны. Күп шәкертләре дин юлын сайлаган, араларында имамнар шактый.

Сүз уңаеннан, Әбубәкер хәзрәтнең беренче шәкертләре арасында аның булачак тормыш иптәше Гүзәлия ханым да була. 1997 елда гаилә корып җибәрәләр. Әбубәкер хәзрәт – өч бала атасы. Кызлары Азизә Казан дәүләт медицина университетында укый. Уртанчылары Аишә – җиденче сыйныф укучысы, уллары Ансар балалар бакчасына йөри. 

–  Хәзер минем бөтен тормышым Чистай белән бәйле. Әлхәмдүлилләһ, монда килеп, бәхетемне табуыма, дингә хезмәт итүемә сөенеп туя алмыйм, – ди Әбубәкер хәзрәт үзе бу уңайдан.

 «Татар теле – бик йомшак, тәмле тел» 

Татарстанга килгәндә, Әбубәкер хәзрәт татар телен бөтенләй белми. Милләте буенча таҗик булса да, үз алдына максат куеп, мәчеткә йөргән бабайлар, гомумән, халык белән аралашып, шулай ук укытучы ярдәмендә телне өйрәнүгә ирешә. 1997 елда инде вәгазьләрне дә татарча сөйли башлый. Бүген ул таҗик, татар, рус, гарәп телләрен белә.

 – Татар телен өйрәнү миңа бик җиңел бирелде. Хәзер, билгеле, туган телемә караганда да, татарча күбрәк аралашам, сөйләшәм. Хәтта татарча фикерли башладым. Татар теле – бик йомшак, тәмле тел. Үзләре татар булып та татарча сөйләшә белмәгән, туган телләрен өйрәнергә теләмәгән кешеләргә гаҗәпсенеп карыйм, – ди Әбубәкер хәзрәт. Ул билгеләп узганча, татар телен белгән кеше үзбәкләр, кыргызлар, казахлар һәм башка төрки халыклар белән тәрҗемәчесез рәхәтләнеп аңлаша ала.

– Хаҗ сәфәре вакытында төрки илләрдән килгән башка хаҗилар белән җиңел аралаштык.

Татар миләтеннән булган шәкертләре имам-хатыйбка: «Хәзрәт, синең шулкадәрле чиста итеп саф татар телендә сөйләшүеңә карагач, безгә оят та булып куя», – дип килеп әйтәләр. Татарча белмәгәннәре арасында, Әбубәкер хәзрәттән күреп, туган телләрен өйрәнә башлаганнары да бар. Шул рәвешле, ул күпләр өчен бу мәсьәләдә үрнәк һәм иң мөһиме – татар телен өйрәнүгә сәбәпче дә булып тора. Әбүбәкер хәзрәт Чистайда яшәүче милләттәшләрен дә татарча аралашырга өйрәтә.

«Әнәс» мәчете – шәһәр күрке 

Каршыбызда – Чистай каласының «Әнәс» мәчете. Тирә-якка моңлы азан яңгыратып, бар тарафка иман нуры иңдереп утырган бу соклангыч мәчетнең заманча эшләнешенә, зәвыклы бизәлеше, пөхтәлегенә таң калырлык. Бинасы традицион татар стилендә – түбәгә манара куелып эшләнгән. Мәчетнең төп залы 75 кешегә исәпләнгән.

Гыйбадәт йорты нигезенә беренче таш 2008 елның маенда салына. Бер елда архитектура бизәге булырлык мәчет төзелеп тә бетә: 2009 елның июнендә ул тантаналы рәвештә ачыла. Мәчетне Г.Исхакый исемендәге Чистай якташлыгы җәмгыяте рәисе, юстиция полковнигы, «Чистай водоканалы» оешмасы генераль директоры, меценат  Тәлгать Әнәс улы Әхмәтҗанов салдыра һәм әтисе хөрмәтенә «Әнәс» мәчете дип атый. Тәлгать әфәнде тумышы белән Чистай районының юкка чыккан Тубылгы авылыннан. Совет чорында – 1929-1989 елларда яшәгән бу авыл динле булуы белән аерылып торган.  Тубылгының танылган комбайнчысы Әнәс Әхмәтҗанов та, тормыш иптәше Җария белән, уллары Әсхәт белән Тәлгатьне, кызлары  Бәрияне ислам традицияләренә таянып тәрбияли, аларның күңелләренә иман, туган якка мәхәббәт орлыклары салып үстерә. Бүген Тубылгы авылы юк, әмма җәй саен ул – бер көн генә булса да – шау-гөр килеп яшәп ала. Авылдашлар туган нигезләренә кайтып очраша, аралаша, хәл-әхвәл белешә...

Тәлгать Әхмәтҗанов бүген дә, хәйрияче буларак, «Әнәс» мәчетен матди яктан тәэмин итеп тора. 2008 елда мәхәллә халкы мәчеткә имам-хатыйб итеп Әбубәкер хәзрәт Азизовны сайлап куя. Бүген биредә тормыш кайнап тора. Мәчет эшчәнлеге дин, белем бирү, спорт  һәм хәйрия юнәлешләрен колачлый.

– Аллага шөкер, мәчетебездә эшләр гөрләп бара. Биш вакыт намаз укыла. Җомга намазларына 150ләп кеше йөри. Гает намазларына җыелучылар саны 500дән артып китә, – дип сөйләде безгә мәчет буйлап экскурсия уздырган Әбубәкер хәзрәт. Дүшәмбедән кала барлык көннәрдә, биредә сабыйлар, яшьләр, урта буын, шулай ук әбиләр һәм бабайлар өчен өчендәресләр үткәрелә. Аерым алганда, гарәп теле, фикх, гакыйдә, Коръән дәресләре укытыла. Ел саен мәчет базасында 7-14 яшьлек йөзләп баланың  ялын оештыралар.

Мәчетнең иң аскы катында хатын-кызлар гыйбадәт залы, душ кабинасы белән җиһазландырылган тәһарәтханә һәм мәҗлесләр үткәрү залы урнашкан, чарлакта – уку бүлмәләре һәм китапханә. Биредә үк – Җир шарындагы иң матур мәчетләр, шул исәптән Казанның “Кол Шәриф”, Чистайның “Әнәс” мәчете, билгеләнгән дөнья картасы макеты. Дин учреждениесе видеотрансляция системасы белән тәэмин ителгән, ягъни һәр залда урнаштырылган экран аша имамның   вәгазен тыңлап кына түгел, аны күреп тә була. Ишегалдында – заманча  балалар мәйданчыгы һәм Европа стандартларына туры килерлек стадионнары да бар. Мәчетнең үз футбол командасы оешу да күп нәрсә турында сөйли.

 – Стадион мөселманнар өчен генә түгел, спорт белән шөгыльләнергә теләгән һәркемгә ачык. Мәчетнең футбол командасы составында татарлар гына түгел, руслар да, чувашлар да, башка милләт вәкилләре дә уйный. Тренерларыбыз балаларны физик яктан гына түгел, рухи яктан да тәрбияли. Шушы рәвешле яшь буын вәкилләре бер-берсе белән дуслаша, аралаша, ислам дине белән кызыксына башлый. Спорт аларны якынайта. Милләтләр, телләр төрле булуга карамастан, дустанә мөнәсәбәтләрне саклап, үзара ярдәмләшеп яшәргә кирәк, – дип саный Әбубәкер хәзрәт.

Ислам дине кешеләрне сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакыра. Моны истә тотып, Тәлгать әфәнде башлагычы һәм ярдәме белән, Әбубәкер хәзрәт җитәкчелегендә «Әнәс» мәчете грек-рим көрәше, милли көрәш, мини-футбол, инвалидлар өчен бочча уены, зур теннис һәм башка ярышлар оештыра. Армспорт буенча «Әнәс» мәчете призына уздырыла торган Халыкара турнир исә безнең илдә бу спорт төре буенча иң дәрәҗәле ярышларның берсе булып тора. Анда Ульяновск, Волгоград, Самара, Саратов, Түбән Новгород, Мәскәү, Сызрань, Пермь, Чиләбе, Удмуртия, Башкортстан, Чечня, Дагыстан, Чувашия, Татарстан, шулай ук Польша, Украина, Казахстан командалары катнаша. Турнирның географиясе елдан-ел киңәя, анда катнашучылар саны арта бара. Бу урында шунысын билгеләп узарга кирәк: спорт чараларының һәркайсы Коръән укудан башлана. Катнашучыларга дипломнар, медальләр һәм акчалата бүләкләр тапшырыла.

– Ярышларда катнашкан төрле дин, милләт вәкилләре дуслаша, бер-берсенең дини традицияләренә, гореф-гадәтләренә карата тагын да зуррак хөрмәт белән карый башлый. Бу төр чаралар, бер яктан, спортны популярлаштырса, икенче яктан, башкаларга мөселманнарның сәламәт тормыш рәвеше алып баруларын дәлилилли, – ди язмабыз герое.

Барлык дини бәйрәмнәрне дә бер гаилә булып, зурлап үткәрергә күнеккән мәхәллә халкы. Әйтик, шушы көннәрдә генә аксакаллар, имамнар, яшьләр катнашында Мәүлид кичәсе уздырганнар. Алай гына да түгел, бу ай дәвамында һәр көнне өйләдән соң, мәчеттә Пәйгамбәребезне ﷺ олылап, мәчеттә мөнәҗәтләр, салаватлар әйтелә.

«Әнәс» мәчете халык белән тыгыз элемтәдә яши – ярдәм, киңәш сорап  мөрәҗәгать итүчеләрнең гозерләрен кире какмыйлар биредә. Мохтаҗлар, сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чиклеләр, балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен хәйрия ашлары оештырыла, аларга азык-төлек җыелмалары таратыла. Күп балалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйларга яңа уку елы алдыннан мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырыла. Мәчетнең хәйрия эшчәнлеге республика дәрәҗәсендә дә югары бәяләнә – 2012 елда дин учреждениесе «Ел хәйриячесе» исеменә лаек була.

– Әбубәкер хәзрәт – бик җайлы кеше. Аның белән эшләве бик җиңел. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәләр дә, ул беркемне кире какмый, ярдәм кулы сузарга ашыга. Халык хәзрәтебезне дә, мәчетебезне дә бик ярата, – дип сөйләде язмабыз герое турында «Әнәс» мәчете мәзине Камил хәзрәт Галимов.

– Чистай районы мөхтәсибәтенең Мөхәммәд хәзрәт Кыямов җитәкчелегендәге командасы бик яхшы эшли. Районның, шәһәрнең барлык мәчетләре, имамнары белән үзарә дустанә мөнәсәбәтләрдә бер-беребезгә ярдәмләшеп яшибез. Атнага бер тапкыр җыелышып, планнар корабыз. Авыл мәчетләренә дә вәгазьләр белән кайтабыз. Район хәзрәтләре арасында дуслык тагын да ныграк булсын, халык безгә карап, үрнәк алсын, иде дип телим.  Имамлык итү – бик җаваплы эш, чөнки имам Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен халыкка хезмәт итә. Ә татар халкы – бик зирәк халык: ул башта вәгазеңне тыңлый, аннары – гамәлләреңә карый. Хәзрәтнең әйткән сүзе эше белән туры килмәсә, мәхәлләдә аның абруе булмый, – ди Әбубәкер хәзрәт. 

– Әбубәкер хәзрәт – һәммәбезгә дә нәсыйхәтче, укытучы, остаз. Ул күп яшь хәзрәтләрне укыткан хөрмәтле имам-хатыйб – ди Чистай районы Аксакаллар шурасы идарәсе рәисе Фәрит хәзрәт Галимов. 

Татар халкында «Белемдә – бәхет, белемсезгә дөнья – ләхет» дигән мәкаль бар. Язмабыз герое бүген дә гыйлем эстәвен, белем алуын дәвам итә. Ул  Казанның «Ислам кабул итүнең меңъеллыгы» исемендәге мәдрәсәне, Россия ислам институтының шәригать факультетын тәмамлаган, бүген РИИның лингвистика факультетында читтән торып укый.  

Чистави ватаны: рухи тамырларны барлаганда... 

Чистай шәһәре Татарстандагы иң билгеле тарихи үзәкләрнең берсе санала. Алай гына да түгел, Чулман буенда урнашкан бу гүзәл кала федераль әһәмияттәге тарихи җирлек статусына ия. Чистай татар халкының олуг рухи остазларының берсе – Мөхәммәд Закир Камалов әл-Чистави исеме белән бәйле. Димәк, бу җирлектә яшәүче мөселманнарның тамырлары иманлы кавемгә барып тоташа. Мөхәммәд Закир ишан, дин әһеле буларак, ярты гасырга якын Чистайда имам-хатыйб булып торган,  икенче гильдия сәүдәгәр буларак, үз акчасына беренче мәхәллә мәчетен, таштан эшләнгән ике мәдрәсә һәм башка мөселман биналарын, шул исәптән мөселман балалары өчен мәктәпләр, салдыра. Халкыбызның мәгарифе тарихында да аның исеме уелып калган: ул оештырган «Камалия» мәдрәсәсендә XIX гасырның 70-80 нче елларында 400гә якын шәкерт белем алган. Бирегә Чистай өязеннән генә түгел, Казан, Уфа, Самара, Оренбург һәм башка җирләрдән дә килгәннәр. Шәкертләр арасында Ризаетдин Фәхреддин, Гаяз Исхакый, Фатих Кәрими, Харис Фәйзи-Чистапули кебек мәшһүр шәхесләр булган. Мөхәммәд Закир ишанда Төньяк Кавказның, аеруча Дагыстанның, иң зур укытучылары укыган. Димәк, татарлар революциягә хәтле бөтен Россия мөселманнарын суфичылык традицияләренә өйрәтеп иҗазәт биргән.

 – Узган гасырның 90нчы елларында, Гражданнар сугышына кадәр Мөхәммәд Закир ишан салдырган мөселман мәктәбендә укыган, аның эшен дәвам иткән шәхес – кияве Мөхәммәд Нәҗип хәзрәтнең рухи вәгазьләрен тыңлаган бабайлар белән очрашырга насыйп булды. 1993 елда, беренче тапкыр Чистайга килгәндә, Закир ишан мәчетенә йөрүче мөселманнарның чалма киеп йөрүләрен күреп гаҗәпкә калган идем. Чалма – суфыйчылык символы, кешегә үлемнең теләсә кайсы вакытта килергә мөмкин икәнлеген искәртә торган хикмәтле баш киеме. Бабайлар чалма киеп намаз уку савапны 70 тапкыр арттыра, дип сөйлиләр иде. Аларның аһәңле итеп Коръән укуын тыңлап, ул чактагы күп яшьләр дингә тартылды, – дип хатирә уртаклашты Әбубәкер хәзрәт.

Чистайга, ишанның каберен зиярәт кылу максаты белән, бүген дә мөселманнар күп килә. Меценат  Тәлгать Әнәс улы Әхмәтҗанов башлангычы һәм матди ярдәме белән шәех каберендәге төрбә төзекләндерелә. 2012 елда Тәлгать әфәнде, мәшһүр дин әһеле истәлеген хөрмәтләп, «Чистави укулары»на да нигез сала. Инде берничә ел рәттән укулар нәкъ менә «Әнәс» мәчетендә үткәрелә. Шул рәвешле, илаһи тамырларны барлап, рухи остазларны зурлап яшиләр Чистай төбәгендә. Иман булганда – милли һәм дини мирасны  кадерләп сакларга җай бар, иман булганда – тарих та, хәтер дә исән. Димәк, киләчәк тә өметле.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана