Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды “Игелекле Казан” форумында катнаша

30 ноябрь 2018 ел 11:03
Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды “Игелекле Казан” форумында катнаша

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Казанда узучы “Игелекле Казан. Хәйриячелек: төбәкләр тәҗрибәсе” III Ачык форумында катнаша. “Зәкят” хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов сүзләренә караганда, фондларның мондый форумнарда катнашуы тәҗрибә алмашу һәм хәйриячелек үсеше буенча концептуаль идеяләр исәбенә уңышлы эшләвенә этәрә.

Форумның беренче көнендә “Зәкят” хәйрия фонды белгечләре Россия Федерациясендә хәйриячелек эшчәнлеге һәм өмәләрдә катнашу үсешенә булышлык Концепциясе проекты белән таныштылар, шулай ук волонтер фандрайзингы серләрен белделәр.

“Сезнең эшегездә үз хезмәттәшләрегез белән элемтәдә тору бик мөһим, – дип аңлатты “Зәкят” фонды белгече Майя Борһанова. – Без башка хәйрия фондларының тәҗрибәсе белән таныштык, күпләгән кызыклы һәм креатив проектлар турында белдек. Хәзерге вакытта без үзебезнең фондка җайлаштырырга мөмкин булган проектларны өйрәнәбез”.

Бүген, 30 ноябрьдә, форумның кунаклары һәм катнашучылар өчен “Хакимияткә ни өчен хәйриячелек үсешенә өлеш кертү кирәк?” дип аталган дискуссия узачак. Әлеге чарада РФ Президенты каршында бала хокуклары буенча вәкил Анна Кузнецова, Татарстанның Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, Казан шәһәре Башкарма Комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров һәм башкалар катнашачак. Аннары форумда хәйрия проектлары системасында иң яхшы төбәк кейсларын караячаклар.

“Игелекле Казан. Хәйриячелек: төбәкләр тәҗрибәсе” форумы Россиядә хәйриячелек үсешенең иң актуаль мәсьәләләрен уртага салып сөйләшү өчен ачык мәйданчык булып тора. Форумда Россия төбәкләренең иң зур хәйрия фондлары, бизнес берләшмәләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, актив кешеләр катнаша. Ачык диалогта катнашучыларга тәҗрибә алмашу, партнерлар ярдәмен алу, мәдәният буларак хәйриячелек үсеше буенча концептуаль идеяләр эшләп чыгару мөмкинлеге тудырыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана