WML генераль сәркатибе Татарстан мөфтиенә Россия өчен ун кыйраәт буенча беренче белгеч әзерләнүе турында җиткерде

30 ноябрь 2018 ел 13:10
WML генераль сәркатибе Татарстан мөфтиенә Россия өчен ун кыйраәт буенча беренче белгеч әзерләнүе турында җиткерде

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменә WML Бөтендөнья ислам лигасы генераль сәркатибе Абдулла Али Басфардан махсус хәбәр килде: Казанның “Рәшидә” Коръән өйрәнү үзәген тәмамлаган һәм Ливандагы әл-Җинан университеты студенты Рушан Йосыпов Коръән фәннәре һәм кыйраәтләр белгечлеге буенча магистерлык диссертациясен уңышлы яклады. Хатта шулай ук түбәндәгеләр билгеләнеп үтелә: “Моннан тыш, шәйх Рушан Йосыпов Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә барып тоташкан белемнәр чылбырына ия доктор – Халид Әхмәт Бәрәкәттән ун кыйраәт буенча иҗазәт алган беренче Россия Коръән-хафизы булды. Шулай итеп, әл-Җинан университетын тәмамлаучы Россиядә Кәлам Шәрифне укуның ун стилен белүче беренче Коръән-хафиз булды, ул шулай ук бакалавр һәм магистр дипломнарына ия. Ихтирам белән, сезнең кардәшегез Абдулла Али Басфар”. Россия Коръән-хафизе теология һәм кыйраәт юнәлешләре бүлегенең әдәбият һәм гуманитар фәннәр факультетында укыган. Белгеч диссертацияне “бик яхшы” билгесенә яклаган.

Шунысы куанычлы, киләсе елга Татарстанга тагын ике белгеч – Кәлам Шәрифне укуның ун стилен белүче Коръән-хафизлар кайтачак. 2017 елда Татарстан өчен Коръән кыйраәтләре буенча белгечләр әзерләү турында ирешелгән килешүләр нәтиҗәләре буенча Төркиянең “Хасеки” югары әзерлек үзәгенә ике Казан белгече җибәрелгән иде.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана