Диния нәзарәте Президиумы 2019 елны Тәфсир елы дип игълан итте

03 декабрь 2018 ел 12:29
Диния нәзарәте Президиумы 2019 елны Тәфсир елы дип игълан итте

Бүген Казанда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы Президиум утырышы узды. Әлеге чарада ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасарлары, шулай ук Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, мөфтинең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов, Президиум әгъзалары итеп сайланган имам-мөхтәсибләр катнашты. Утырыш барышында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Пленумын үткәрү вакыты, киләсе елга эш планын раслау, “Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте имамнарын аттестацияләү турында” нигезләмәгә үзгәрешләр кертү мәсьәләләре каралды.

Моннан тыш, көн тәртибендә 2019 елны атау мәсьәләсе дә каралды. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы әгъзаларына берничә вариант тәкъдим ителде, шул исәптән Әниләр һәм гаилә кыйммәтләре елы, Татар имамнары елы, Коръән һәм Сөннәт елы, Хәйрия елы. Әмма киләсе елда татар дин галимнәре һәм Коръән тәфсире авторлары Шәйхелислам Хәмиди һәм Морат Рәмзинең юбилейлары көтелү уңаеннан, шулай ук киләсе елда Нәзарәт тарафыннан рус һәм татар телләрендә Коръән тәфсирләре чыгарылуны истә тотып 2019 елны Тәфсир елы - Год толкования Куръана дип игълан итәргә карар чыгарылды. Әйтергә кирәк, бу мәсьәләдә киң җәмәгатьчелекнең тәкъдимнәре дә исәпкә алынды – Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең Инстаграмдагы рәсми битендә Президиум утырышы алдыннан барлык теләүчеләрне фикер алышуга чакырган иде. Тәфсир елы кысаларында ул шулай ук Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасына Шәйхелислам Хәмидиның каберен эзләп табу мөмкинлеген карау йөкләнде – аның кайда күмелгәне әлегә кадәр билгесез булып кала бирә.

Утырыш барышында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы әгъзалары шулай ук мөфтиятнең бүләкләрен расладылар. Махсус бүләкләр – өч дәрәҗәдәге “Мәрҗани” ордены һәм “Бердәмлек” медале дини һәм милли традицияләрне саклауга зур өлеш керткән өчен, дини белем бирүне үстерүгә һәм социаль хезмәттә зур уңышларга ирешкән өчен, милләтара `һәм динара татулыкны ныгыту өлкәсендә күрсәткән фидакарь хезмәт һәм башкалар өчен биреләчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана