Мөфтияттә Мәрҗанигә багышланган билбау көрәше буенча турнирга нәтиҗәләр ясадылар

04 декабрь 2018 ел 10:50
Мөфтияттә Мәрҗанигә багышланган билбау көрәше буенча турнирга нәтиҗәләр ясадылар

Бүген Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин мөфтияттә Татарстанның билбау көрәше федерациясе башкарма директоры, билбау көрәше буенча Халыкара федерациянең генераль сәркатибе Хәбир Хәбибуллин белән очрашу үткәрде. Әлеге чара барышында Хәбир Сабир улы күптән түгел Казанның "Тулпар" спорт комплексында Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышлап уздырылган Халыкара турнирның бик югары дәрәҗәдә үтүе уңаеннан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә зур рәхмәтләрен белдерде. Ул әлеге ярыш истәлеге итеп Камил хәзрәткә фотоальбом бүләк итте. Әңгәмә барышында ике як киләсе елларда спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен үстерү буенча планнар корды: Мәрҗани турнирын тагын да үстерү, дәрәҗәсен арттыру буенча эшчәнлекне дәвам иттерергә килештеләр.

“Мөселман кардәшләребезне, имамнарны билбау көрәшенә һәм спортка тарту, күнегүләргә җәлеп иткәне өчен Камил хәзрәткә зур рәхмәт. Безнең эшебез уртак – халыкның исәнлеген кайгырту. Бу юнәлештә Татарстан мөфтияте бик күп эш башкара. Камил хәзрәт үзе дә спорт чараларында актив катнаша. Киләчәктә дә мөфтият белән әлеге юнәлештә эшләсәк, сәламәт яшәү рәвешен ныгытуга үз өлешебезне кертербез дип уйлыйм. Сәламәт тәндә – сәламәт акыл”, – диде Хәбир Хәбибуллин.

Актив һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр сәясәтенең һәм дәгъвәт эшчәнлегенең аерылгысыз бер өлеше. Спорт чаралары берләшү, татулыкны ныгытуның һәм яшь мөселманнар мохитендә, шулай ук традицион конфессия вәкилләре арасында дуслыкны һәм аңлашуны ныгытуның мөһим бер чарасы булып тора. Алар гомум кабул ителгән кыйммәтләр һәм “башка” диннәрне кабул итүгә ачык булуның актив гражданлык карашы буенча шәхесне формалаштыруга юнәлдерелгәннәр. Спорт чаралары һәм турнирлар оештыру буенча актив эш яшьләр арасында дини күрәлмаучанлык, сабырсызлык идеяләренә көрәштә бик нәтиҗәле булуын күрсәтте. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: “Көчле мөселман Аллаһы каршында, көчсез мөселманга караганда, күркәмрәк һәм сөеклерәк, гәрчә аларның икесендә дә хәерлелек бар...”

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана