Бүген – волонтёр көне: мөфтиятнең волонтёрлар хәрәкәтендә 900ләп кеше исәпләнә

05 декабрь 2018 ел 14:00
Бүген – волонтёр көне: мөфтиятнең волонтёрлар хәрәкәтендә 900ләп кеше исәпләнә

Бүген бөтен дөньяда Волонтёр көне билгеләп үтелә. Берләшкән Милләтләр Оешмасы 1985 елда, икътисади һәм социаль үсеш хакына, 5 декабрьдә Халыкара үзиреклеләр көнен уздыру тәкъдиме белән чыга.  Россиядә әлеге бәйрәм 2017 елдан рәсми рәвештә билгеләп үтелә.  БМОның Генераль Ассамблеясе резолюциясенә таянып, РФ Президенты Владимир Путин Илкүләм үзиреклеләр көнен гамәлкә кертү турындагы карарга кул куйды. Бу көн дә 5 декабрьгә туры килә. Моннан тыш, ил башлыгы тарафыннан 2018 ел Үзиреклеләр (волонтёрлар) елы дип игълан ителде. Тематик елның максаты – актив гражданлык тормышына җәлеп ителүчеләр санын арттыру һәм волонтерлык тәҗрибәсен киңрәк җәелдерү.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте дә Татарстанда мөселманнарның волонтерлык хәрәкәтен оештыруга иреште. Хәзерге вакытта мөфтиятнең волонтерлар базасында барлыгы 900ләп кеше теркәлгән. Аларның яше – 14тән алып 80гә кадәр. Әйтик, 2018 елда гына да Республикакүләм ифтарны оештыруга 400гә якын волонтер җәлеп ителде. Билгеле, аларның күпчелеген яшьләр тәшкил итә. Ник дигәндә, волонтерлар хәрәкәте ТР мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр сәясәтенең  аеруча мөһим юнәлеше булып тора. Бүген мөфтиятнең бер генә чарасы да «яшьләр канаты» ярдәменнән башка узмый. Әлеге чаралар рәтендә – ел саен үткәрелә торган «Болгар җыены», «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге һ.б. «Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашучыларны да ислам нигезләренә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшь волонтерлар хәрәкәте вәкилләре төшендерә. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: яшь мөселманнар социаль эшчәнлеккә дә бик теләп тартыла. «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия акциясе, «Ак кәгазьгә – яңа тормыш», «Чиста мәчет» дип исемләнгән экологик проектлар, зиратларда оештырылган өмәләр Казанда гына түгел, республика районнарында да шактый киң таралыш алды.

Аеруча активлар рәтендә –  Чистай, Аксубай, Мөслим, Кукмара, Түбән Кама, Яшел Үзән, Азнакай районнары волонтерлары. Шунысы сөендерә: егетләр һәм кызлар социаль башлагычларны гамәлгә ашыруда, иң беренче чиратта, Аллаһы Тәгалә ризалыгына ирешү өчен, катнаша – һәр мөселман өчен бу иң зур бүләк булып санала. ТР мөселманнары Диния нәзарәте активистлары арасында хәтта волонтер гаиләләр дә бар. 

Ел саен волонтерлар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очраша. Алар өчен бүләкләү тантанасы оештырыла. Моннан тыш, хәзер абитуриентларга, югары уку йортына кергәндә, индивидуаль казанышлар, шул исәптән, волонтерлык эшчәнлеге өчен, өстенлекләр бирелә. ТР мөселманнары Диния нәзарәте, үз чиратында, волонтерлык белән шөгыльләнүен раслату максатыннан мөрәҗәгать иткән очракта,  актив абитуриент-волонтерларга һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Теләге булган һәркемгә мөфтият тарафыннан шәхси волонтер кенәгәсе тапшырыла.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана