Бөгелмә мөхтәсибәте рәсемнәр бәйгесе игълан итә

05 декабрь 2018 ел 15:59
Бөгелмә мөхтәсибәте рәсемнәр бәйгесе игълан итә

Бөгелмә шәһәре мөхтәсибәте "Яраткан хәдис" дип исемләнгән гаилә рәсемнәре бәйгесе игълан итә. Анда теләге булган һәр гаилә катнаша ала. Бәйгенең төп максаты – Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ хәдисләрен өйрәнүгә этәргеч бирү. Бәйге таләпләре буенча бер гаиләдән бары тик бер рәсем кабул ителә. Рәсемдә тере җан ияләре сурәтләнергә тиеш түгел. Конкурс эшен А3 (297х420) форматында башкару зарур. Рәсем төшерелгән битнең артына авторның исем фамилиясен, әтисенең исемен, яшен, туган көнен, елын, мәктәбен һәм сыйныфын, элемтә өчен телефонын язарга кирәк.

Эшләрне 2018 елның 20 декабренә кадәр Бөгелмәнең (Бөгелмә шәһәре, Кызыл Бистә урамы, 68нче йорт) Үзәк мәчетенә китерергә яки җибәрергә була. Рәсемнәргә Татарстанның Көньяк-Көнчыгыш төбәге казые Марат Мәрданшин, Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил Хөснетдинов, РФ Рәссамнар берлеге әгъзасы Камил Акманов, сәнгать мәктәбе мөгаллиме Фәнит Хубайбуллин бәя бирәчәк. Барлыгы өч призлы урын билгеләү планлаштырыла. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр, барлык катнашучыларга сертификатлар тапшыру күздә тотыла. Бүләкләү тантанасы 23 декабрь сәгать 12.30 га билгеләнгән. 

Сораулар туган очракта,  +7 937-776-69-98 (ир-атлар), +7 927-464-13-00 (хатын-кызлар) телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана