«Хозур ТВ» тапшыруларын Мәскәү өлкәсендә яшәүчеләр дә карый ала

06 декабрь 2018 ел 09:30
«Хозур ТВ» тапшыруларын Мәскәү өлкәсендә яшәүчеләр дә карый ала

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур ТВ» мөселман телеканалы Россия төбәкләрен колачлавын дәвам итә: хәзер ул Мәскәү өлкәсендә дә күрсәтә башлады. Телеканал тапшыруларын инде бүген үк Мәскәү өлкәсенең Одинцово районы Власиха бистәсендә яшәүчеләр - «ВЛ – телеком +» телекоммуникацияләр операторы абонентлары карый ала. 

Исегезгә төшерәбез: 2018 елның 1 ноябреннән «Хозур ТВ»ны кабельле телевидение аша Түбән Новгород, Оренбург өлкәсе һәм Башкортстан мөселманнары да карый ала. Әлеге килешүләр «Уфанет» акционерлык җәмгыяте белән контракт төзү нәтиҗәсендә тормышка ашты. Моның өчен IP TV «Уфанет»ның база пакетына тоташырга кирәк. IP TV «Уфанет» каналын Smart телевизор, планшет, мобиль җайланмалар, шулай ук телевизион IP приставка ярдәмендә «Ufanet TV» кушымтасында карарга мөмкин. «Уфанет» акционерлык җәмгыяте Уфа шәһәрендә иң зур интернет-провайдер һәм телевизион кабельле оператор булып санала һәм ул Башкортстан Республикасында әйдәп баручылар рәтендә: үз эченә физик затлар һәм корпоратив кулланучылардан торучы киң клиент базасына ия.

«Хозур ТВ» – Россиянең беренче мөселман телевидениесе. Ул үз эшен 2018 елның 1 мартыннан башлап җибәрде. Телевидение татар һәм рус телләрендә интернетта huzurtv.ru сайтында һәм ПАО «Таттелеком» кабельле оператор челтәрендә күрсәтә. Аудиториягә килгәндә, 2018 елның 1 октябренә ул Татарстан Республикасында 500 мең йортка кертелгән һәм интернет киңлегендә 40 миллион тамашачыны тәшкил иткән. Тугыз ай эчендә «Хозур ТВ» татар һәм рус телләрендә 1616 тапшыру эшләп чыгарды. Тапшыруларның гомуми озынлыгы 500 сәгатьтән артып китә.

Моннан тыш, кыска вакыт эчендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур ТВ» мөселман телеканалы Youtube видеохостингының рус телле мөселман сегментында әйдәп баручыларның берсе булып танылды. Хәзерге көндә «Хозур ТВ»ның Youtube-каналына язылучылар саны 400 меңнән артып китте. Узган ел дәвамында канал контентын дөньяның 115 иленнән 53 миллион кеше караган, ә карауларның гомуми вакыты 183 миллион минуттан артып киткән. Каналда урнаштырылган видеороликларга 1 миллион лайк куелган, аларны 600 меңләп плейлистка өстәгәннәр. «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең IV утырышы кысаларында  Татарстан Республикасы Президенты һәм төркемнең рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов «Хозур» нәшрият йортына «Россия – Ислам дөньясы» илкүләм премиясен тапшырды. Лауреат дипломы экстремизмга каршы, дини һәм милләтара низагларны профилактикалауга юнәлтелгән социаль роликларны берләштергән «Просто о главном» фильмы  өчен бирелде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана