ТР мөфтие РИИ - юбилеенда: “Пәйгамбәребез ﷺ Кытайга барып булса да гыйлем алырга кушкан. Шөкер, бүген белем артыннан ерак йөрисе юк"

06 декабрь 2018 ел 13:11
ТР мөфтие РИИ - юбилеенда: “Пәйгамбәребез ﷺ Кытайга барып булса да гыйлем алырга кушкан.  Шөкер, бүген белем артыннан ерак йөрисе юк"

Бу көннәрдә Казанда Россия ислам институтының 20 еллыгына багышланган чаралар уза. Әлеге дата уңаеннан ике көнлек Мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәренең VI Халыкара форумы ачылды. Фәнни җыен кичә Болгарда башланды һәм бүген РИИ бинасында дәвам итә. Форум ислам уку йортларында мәгариф өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итү мәйданчыгы булып тора. Форум эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, шулай ук Россия Президенты Администрациясе, ТР мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре, мөселман илләреннән килгән кунаклар һәм илчеләр, югары һәм урта мөселман белем бирү оешмалары җитәкчеләре, мөгаллимнәре катнашты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында 90 нчы елларда төзелгән мөселман уку йортларының ислам теологиясе, ислам тарихы һәм мәдәнияте өлкәсендә квалификацияле белгечләр әзерләү максатын куюларын һәм институтның әлеге бурычларны уңышлы хәл итүен билгеләп үтте. Аерым алганда, вуз оешу дәверен уңышлы үтте һәм ул хәзер илебезнең әйдәп баручы мөселман уку йортларыннан санала, дигән фикерен җиткерде ул. Татарстан Президенты шулай ук киләчәктә фәнни һәм уку-укыту эшчәнлеген камилләштерү мәсьәләләренә дә аерым игътибар бирергә кирәклекне әйтте: чит ил вузлары һәм фәнни-мәгариф үзәкләре белән партнерлык мөнәсәбәтләрен активлаштыру, фәнни-мәгърифәтчелек һәм нәшрият эшчәнлеген үстерү буенча эшне көчәйтү һ.б.

Бүген РИИның юбилее уңаеннан Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча XI Бөтенроссия олимпиадасы, Ислам мәгарифе Советы утырышы, мөселман халыклары мәдәнияте фестивале оештырыла. Президент әлеге чараларның Татарстан һәм илебез мөселман берләшмәләре тормышында зур вакыйгаларга әверелүенә өметен белдерде һәм Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшинны “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” орден медале белән бүләкләде. Республика башлыгы шулай ук Эчке сәясәт буенча Россия Федерациясе Президенты Идарәсенең дини оешмалар белән элемтәләр департаменты җитәкчесе Евгений Ереминга да “Фидакарь хезмәт өчен” Республика медален тапшырды. Еремин исә үз чиратында Татарстан җитәкчелеге, Диния Нәзарәте, Россия ислам институтының җәмгыятьнең рухи үсешен торгызуга куйган тырышлыкларын бәяләде. Ул РИИның Россиядә югары абруй казанганын һәм җәмгыятебезнең дөнья диннәре арасындагы татулыкка нигезләнеп үсеп баруын әйтте. "Россия - ислам дөньясының бер өлеше", - дип ассызыклады ул.  

Әлеге юбилей чараларында катнашып, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шулай ук Россия ислам институты җитәкчелеге, хезмәткәрләре һәм шәкертләренә ихлас күңелдән тәбрикләү сүзләрен ирештерде: “Сезнең коллективның мәгариф, уку-укыту эшендәге зур нәтиҗәләре, тирән нигезле фәнни тикшеренүләре, белгечләрнең югары һөнәри дәрәҗәсе, үз эшләренә бирелгәнлекләре Россиядәге ислам вузлары арасындагы мәгариф киңлегендә университетка әйдәп баручыларның берсе булырга ярдәм итә”, – дип белдерде Камил хәзрәт. Татарстан мөселманнары башлыгы үзенең үгет-нәсыйхәт сүзләрен Коръән аятьләре, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисләре белән тулыландырды һәм ислам диненең һәрвакытта белемле булырга чакырганына басым ясады: “Пәйгамбәребез ﷺ әйткән: «Кытайга барып булса да гыйлем алыгыз". Шөкер, бүген Россия мөселманнарына ислам турында белем алу өчен ерак йөрисе юк. Россия ислам институты Татарстанның гына түгел, илебез масштабындагы мөселман мәгариф системасында мөһим бер өлеше булып тора". 

Хәзрәт озак еллар дәвамында динебезнең үсешенә куйган хезмәте өчен Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Татарстан өммәте үсешенә керткән өлеше өчен” истәлекле медале белән Россия ислам институты ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшинны, институт мөгаллимнәре Марат хәзрәт Гыйльмановны, Рөстәм хәзрәт Нургалиевны, Рамил хәзрәт Гыйззәтуллинны бүләкләде.

Юбилей чарасы Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Россиядәге илчесе Маадад Хареб Мегейр Джабер Әл-Хәйилиның, ТР Фәннәр академиясе, Россиянең башка төбәк мөфтиятләре һәм вузлары вәкилләренең котлау чыгышлары белән дәвам итте.

Россия ислам институты эшчәнлеге турында белешмә

Россия ислам институты (РИИ) Россиядә ачылган беренче югары һөнәри ислам уку йорты булып тора. Аңа 1998 елның 20 июнендә нигез салына.

РИИның төп масаты – теология, тарих, хокук, тел, ислам икътисады өлкәләрендә югары квалификацияле, Россия мөселман өммәтенә хезмәт итәрдәй белгечләр әзерләү юлы белән, бүгенге заман мөселман интеллегенциясе вәкилләрен тәрбияләү.

Институтта кабул ителгән төп дини-хокукый мәктәп булып имам Абу Хәнифә мәзхәбе тора. Уку йорты Россиянең күпчелек мөселманнары өчен традицион саналган хәнәфи дини-хокукый мәктәбе яңарышы процессында актив катнаша, шул ук вакытта башка мәххәбләргә хөрмәт белән карый.

Институт укыту эшчәнлеген бакалавриат һәм магистратура программалары буенча югары һөнәри белем бирү стандартлары нигезендә гамәлгә ашыра, ислам теологиясе өлкәсендә фәнни тикшеренүләр уздыра, гамәлдәге программалар буенча квалификация арттыра һәм яңадан укыта. РИИ Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тарафыннан бирелгән лицензиягә ия.

Бүген Россия ислам институтында дүрт юнәлеш буенча белем бирү эшчәнлеге алып барыла: «Теология», «Лингвистика», «Икътисад» һәм «Журналистика», көндезге һәм читтән торып уку формалары гамәлдә. «Теология» юнәлеше кысаларында дистанцион рәвештә уку мөмкинлеге дә каралган. РИИ 2007 елда РФ Мәгариф һәм фән министрлыгыннан дәүләт аккредитациясе алган Россиядәге беренче ислам уку йорты булып тора.

2009 елдан РИИ – Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча оешма (ISESCO), Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (OIC) каршындагы Ислам дөньясы университетлары федерациясе (FUIM) составында. Бу РИИны тәмамлаучыларга укуларын Төркия, Малайзия, Индонезия, Мисыр һәм Марокко кебек илләрдәге дөньякүләм танылган белем бирү үзәкләрендә дәвам итү мөмкинлеген бирә.  

2013 елның мартында FUIM башкарма комитеты составына керде.

Бүген Россия ислам институтында илебезнең 30лап төбәгеннән, шулай ук БДБ илләреннән 1200дән артык студент белем ала. Уку йорты югары һәм урта һөнәри мөелман уку йортлары өчен методик һәм методологик үзәк булып тора.

РИИны тәмамлаучылар Россиянең бик күп мәчетләрендә имам-хатыйблар булып эшли, Россия һәм БДБ илләрендәге югары һәм урта ислам уку йортлары мөгаллимнәре булып китә, Диния нәзарәтләрендә, дәүләт учреждениеләрендә, шулай ук фәнни һәм экспертлар оешмаларында хезмәт куя.

Салават Камалетдинов фотолары

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана