Мөфти Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Илчесе белән очрашты

06 декабрь 2018 ел 15:34
Мөфти Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Илчесе белән очрашты

Бүген мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Маадед Хареб Әл-Хиейли җитәкчелегендәге делегация белән очрашты. Очрашу барышында кунаклар татарларда ислам дине тарихы, Татарстанда мөселманнарның яшәеше турында бай мәгълүматлар алды. Татарстан мөфтие Идел буенда яшәүче халыкларның мөселман динен үз ирекләре белән кабул итүләре, беренче басма Коръәннең (Казан басмасы) Татарстан башкаласында басылуы турында сөйләде һәм кунакларга Диния нәзарәте бастырган Кәлам шәриф китабы бүләк итте. Камил хәзрәт, Татарстан дини уку йортларының эшчәнлеге белән дә таныштырды. Илче һәм мөфти хәзрәт дини мәгариф системасы үсеше һәм югары квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Камил хәзрәт Сәмигуллин шулай ук мөфтиятнең Коръән-хафизлар мәктәбе һәм Россиянең Коръән бастыру традицияләрен торгызу өлкәсендәге эшчәнлеге турында сөйләп узды.

Халыкара элемтәләр һәм чит ил партнёрлар белән бәйләнешләр үсеше Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте өчен өстенлекле юнәлешләрдән санала. Мәдәни, рухи-мәгърифәт һәм социаль проектларны тормышка ашыруда бай тәҗрибәгә таянып, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә ерак һәм якын чит илләрдән кызыксыну елдан-ел арта бара. Тәҗрибә уртаклагу, татар рухи мирасы һәйкәлләрен өйрәнү һәм кайтару – болар барысы да Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең халыкара элемтәләрне тормышка ашырудагы максатлары.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана