Чит ил кунакларын Диния Нәзарәте эшчәнлеге кызыксындыра

06 декабрь 2018 ел 18:10
Чит ил кунакларын Диния Нәзарәте эшчәнлеге кызыксындыра

Россия ислам институтының 20 еллыгы уңаеннан узучы чараларга Татарстанга күпләгән чит ил кунаклары, илчеләр килде. Алар күркәм юбилей уңаеннан тәбрикләү сүзләрен республикабыз мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллинга да җиткерә. Россия ислам ислам институтының уңышлары – мөфтият, мөхтәсибәтләр, меңәрләгән остазлар һәм имамнарның тырыш хезмәт нәтиҗәсе булуын ассызыклыйлар. Шул ук вакытта татарларда ислам дине тарихы, мөселман оешмалары – мөхтәсибәт, казыят, мәхәлләләрнең эшчәнлеге һәм төбәк үзенчәлекләре, дөньякүләм танылган татар мөселман галимнәренең мирасы белән кызыксыналар.

Бөтендөнья Коръән һәм Сөннәт оешмасы рәисенең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе Габделгазиз Касем, Марокконың Россиядәге илчесенең киңәшчесе Мөхәммәд Бушейхи һәм Мисырның Әл-Әзһәр университеты остазы Хәмдалла Ибраһим әс-Сафти белән очрашу Татарстан мөфтиятендә бер сәгатьтән артык дәвам итте. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин кунаклар белән Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге, Шиһабетдин Мәрҗани, Морад Рәмзи, Галимҗан Баруди кебек атаклы галимнәребезнең ислам дөньясында тоткан урыны, татар халкында ислам дине, рухи мәркәзебез булган Казанда Коръән басылу тарихы турында сөйләште.

Аеруча быел тууына 200 ел тулган атаклы галим Ш.Мәрҗанинең мирасына тукталып: “Татар халкының каһарманнары, чын геройлары - Баруди, Мәрҗани, Рәмзи, Курсави, Утыз-Имәни һәм башка галимнәребез. Без аларны өйрәнергә, зурларга, гыйлем чыганагы итеп күрергә, хөрмәтләргә тиеш. Быел, шуны истә тотып, “Хозур” нәшрият йортында Мәрҗанинең китапларын туплаган алты томлык җыентык бастырдык һәм ул дөнья китапханәләрендә үз урыннарын алды”, – диде.

Мөфти шулай ук Татарстан мөселманнары башлыгы революциягә кадәр Казанда 30 меңләп китап басылуын, 1803 елда ук беренче Коръән басылуын искәртеп, «Гарәп китапларында «Коръән Хиҗазда иңгән, Мисырда укылган, Истанбулда язылган һәм Казанда басылган» гыйбарә барлыгын искә төшерде. Мәрҗани хәзрәтебезнең Казанда беренче Коръән басылу турында сөйли торган китабы да бар. Галимнең “Назурат әл-хакк..” китабы бүгенге көндә чит ил университетларында ярдәмлек итеп кулланыла. Ул берничә тапкыр Төркиядә, ЮАРда басылды. Мәрҗанине бүген дә укыйлар, аны таныйлар, - диде.

Мөфти кунакларга Ш.Мәрҗанинең 200-еллыгы уңаеннан “Хозур” нәшриятында басылган китапларны бүләк итте. Алар бай мирасыбыз белән Нәзарәтнең darul-kutub.com электрон китапханәсе аша танышып барырга сүз бирделәр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана