Рәфыйк Мөхәммәтшин: “Әгәр стандартлар буенча эшләмәсәң, ислам уку йортлары курслар булып калачак!”

06 декабрь 2018 ел 17:31
Рәфыйк Мөхәммәтшин: “Әгәр стандартлар буенча эшләмәсәң, ислам уку йортлары курслар булып калачак!”

Бүген Россия ислам институтының 20 еллыгы кысаларында Мәрҗани мәчетенең конференцияләр залында Ислам мәгарифе буенча советның киңәйтелгән утырышы уза. Әлеге чарада Эчке сәясәт буенча Россия Федерациясе Президенты Идарәсенең дини оешмалар белән элемтәләр департаменты җитәкчесе Евгений Еремин, Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе ярдәмчесе Олег Серёгин, Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, шулай ук илебезнең әйдәп баручы мөселман уку йортлары җитәкчеләре катнашты. Утырыш Советның рәисе – Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм БИА ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин җитәкчелегендә барды. Әлеге чарада катнашучыларны сәламләп, ул Ислам мәгарифе буенча Совет бүгенге көндә концептуаль документларга ия, аларга мөселман мәгариф учреждениеләре таяна ала, дип ассызыклады. Иң төп документларның берсе булып Россиядә ислам мәгарифе үсеше концепциясе тора.

Үзенең чыгышында Рәфыйк хәзрәт шулай ук Россия Федерациясенең урта һәм югары ислам уку йортлары өчен мәгариф стандартлары кертүнең әһәмиятен ассызыклады. Ул искәрткәнчә, урта һөнәри дини мөселман мәгарифе стандартлары башта Татарстан Республикасында сынау үтте һәм Ислам мәгарифе буенча совет тарафыннан федераль дәрәҗәдә кабул ителде. Моннан тыш, бакалавриат һәм магистратура программалары буенча югары һөнәри дини мөселман мәгарифе белем бирү стандартлары расланды – алар РИИ һәм БИАда тормышка ашырыла.

– Татарстанда барлык тугыз мәдрәсә бердәм мәгариф стандарты буенча эшли. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте әлеге стандарт ничек кулланылуын ел саен тикшерә. Әгәр дәреслекләр җитмәсә, мөфтият уку әсбапларын бастыра. Әмма, кызганыч ки, стандартлар Россиянең барлык төбәкләрендә дә эшләми, – дип аныклык кертте Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары. – Һичшиксез, стандартларсыз эшләве җиңел, чөнки алар тиешле таләпләргә җавап бирүче югары квалификацияле белгечләр әзерләүне таләп итәләр. Чыгарылыш шәкертләре билгеле бер һөнәри компетенцияләргә ия булырга тиешләр. Әгәр стандартлар буенча эшләмәсәң, ислам вузлары һәм урта уку йортлары курслар булып калачак! – дип ассызыклады Рәфыйк хәзрәт. Ул илебезнең әйдәп баручы мөселман вузлары җитәкчеләренә шулай ук әлеге стандартларны алырга тәкъдим итте, Совет әлеге юнәлештә методик һәм консультатив ярдәм күрсәтергә әзер булуын, шулай ук кирәкле дәреслекләр белән тәэмин итә алуын ассызыклап узды.

Рәфыйк хәзрәт сүзләренә караганда, бердәм мәгълүмат һәм мәгариф киңлеген булдыру максатыннан Ислам мәгарифе буенча Совет әгъзалары өчен ике сайт эшли – islamobr.ru һәм «Muslim media» медиа порталы. Шулай ук Совет рецензияләнә торган «Minbar. Islamic Studies» («Минбәр. Ислам тикшеренүләре») фәнни журналын нәшер итә, ул ислам һәм ислам дөньясының мөһим аспектларын өйрәнүгә багышланган. Журнал исламның барлык аспектлары – дөньякүләм диннең барлыкка килүеннән алып хәзерге чорына кадәр, тарих, психология һәм теология өлкәләре буенча оригиналь тикшеренүләр буенча фикер алышу һәм язмалар бастыру өчен мәйданчык булып тора.

Ислам фәне, мәдәнияте һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды тарафыннан Ислам мәгарифе буенча Совет аша Россиянең мөселман уку йортларының яшь чыгарылыш шәкертләре өчен грантлар бүлеп бирелде. Шулай ук финанс ярдәмен мәгариф учреждениеләре мөгаллимнәре дә алды.

Эчке сәясәт буенча Россия Федерациясе Президенты Идарәсенең дини оешмалар белән элемтәләр департаменты җитәкчесе Евгений Еремин билгеләп узганча, ислам мәгарифе үсешенең күп баскычлы системасын булдыру РФ Президенты Владимир Путинның үзенең игътибар уңында тора. Аның сүзләренчә, РФ Президенты Администрациясе Ислам мәгарифе советын төп орган итеп карый, ул ислам мәгарифе системасын конкурентлыкка, югары һөнәри дәрәҗәгә ия чыгару, ә иң мөһиме – Россия патриотларын тәрбияләү өчен төзелгән. Бу оешма ислам мәгарифе системасы үсешендә дәүләтнең төп партнеры булып тора, дип ассызыклады Евгений Еремин.

Россиядә ислам мәгарифе системасының төп максатларының берсе – Россия исламының иң яхшы патриотик һәм тарихи традицияләрендә тәрбияләнгән белемле дин әһелләре массивын билгеләүне формалаштыру, яхшы кануни әзерлеккә ия һәм күп конфессияле, күп милләтле хәзерге дәүләт шартларында ислам берләшмәләре үсеше тотрыклыгын тәэмин итә алу. Безгә дәүләтебезнең дөньяви җәмгыятендә Изге Китапны аңлатып бирүче Коръән белгечләре кирәк, – дип ассызыклады РФ Президенты Администрациясе вәкиле.

Утырышта шулай ук Казан ислам университеты проректоры Рөстәм Нургалиевның, Урыссуның “Фәнис” мәдрәсәсе директоры Марат Мәрданшинның һәм башкаларның чыгышлары тыңланды.

Хәзерге көндә республикада 9 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты һәм Болгар ислам академиясе эшли. Биредә квалификацияле 240 мөгаллим эшли. Шуларның 70е – фән кандидантлары һәм докторлары. Моннан тыш, мәчетләр каршындагы курсларда  дөньяви һәм дини белемгә ия 1500 мөгаллим ислам нигезләре буенча тәрбия бирә.

Ел саен ислам мәгарифе өлкәсендә әйдәп баручы төбәк булып танылган Татарстандагы мәчетләр каршындагы махсус курсларда якынча 30 мең кеше гыйлем ала. Аларга 1500дән артык остаз ислам нигезләре буенча белем бирә. Татарстанда 9 мәдрәсә, Россия ислам университеты һәм Болгар ислам академиясе эшли, аларда 220 мөгалллим укыта һәм барлык бүлекләр буенча 4 мең шәкерт гыйлем ала. Барлык дини уку йортлары да мәгариф министрлыгы биргән лицензия нигезендә үзенең эшчәнлеген алып бара. Татарстандагы дини белем бирү дәрәҗәсен үстерү зарурилыгын истә тотып, ТР мөселманнары Диния нәзарәте белгечләре Россия ислам институты, ТР Фәннәр академиясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре белән берлектә методик берләшмә булдырдылар һәм “Урта һөнәри дини белем стандартлары”н әзерләделәр. Стандартлар ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан тикшерүне уңышлы узды һәм 2015-2016 еллар уку елында ТР мөселманнары Диния нәзарәте мәдрәсәләрендә кулланыла башлады. Эшләп килгән мәдрәсәләрнең эшчәнлеген һәрдаим камилләштереп тору максатыннан алдагы елларда төзелгән дини мәгарифнең үсеш юнәлешләрен билгеләгән фундаменталь программалар тулыландырылып тора. 2017 елда “Урта һөнәри дини белем стандартлары” һәм “Дини тәрбия программалары” шундыйлардан булды. Ул программалар буенча, безнең дини мирасыбызга таянып, 50дән артык китап һәм дәреслекләр әзерләнде. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана