Бөтендөнья Коръән һәм Сөннәт оешмасы рәисенең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе - мөфтияттә кунакта

07 декабрь 2018 ел 14:06
Бөтендөнья Коръән һәм Сөннәт оешмасы рәисенең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе - мөфтияттә кунакта

Бүген ТР мөселманнары Диния Нәзарәтенә икенче тапкыр Бөтендөнья Коръән һәм Сөннәт оешмасы рәисенең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе Габделгазиз Касем килеп китте. Шәех Казанга Россия ислам институтының 20-еллыгы уңаеннан килде һәм Татарстандагы дини вәзгыять, ислам үсеше һәм тату динара бәйләнешләр торгызу буенча бай тәҗрибә турында күбрәк белешү максатыннан мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга кереп чыкты. Мәртәбәле кунак бу хакта язмалар циклын әзерләмәкче була. Камил хәзрәт аңа Татарстанның ислам үсеше, төрле милләт һәм конфессияләр арасындагы имин мөнәсәбәтләр тәҗрибәсе, шулай ук Россия һәм республика мөселманнарының бәяләп бетергесез дини мирасы турында тәфсилләп сөйләде.  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана