РИИда ачык ишекләр көне узачак

07 декабрь 2018 ел 15:13
РИИда ачык ишекләр көне узачак

16 декабрьдә Россия ислам институтында ачык ишекләр көне узачак. Әлеге чарага югары сыйныф укучылары һәм Россия ислам институтында белем алырга теләүчеләр чакырыла. Ачык ишекләр көнендә институт белән танышу, 2018-2019 нчы уку елында кабул итү кагыйдәләре, кызыксындырган сорауларга җаваплар, югары уку йорты җитәкчелеге белән очрашу һәм уку йорты буенча экскурсия көтелә.

Кунаклар алдында кафедра мөдирләре чыгыш ясаячак, алар Россия ислам институтына әзерлек юнәлешләре турында сөйләячәк.

РИИда югары дини һәм дөньяви белемне теология, ислам фәннәре факультетларында укып алып була.

Теология факультетын тәмамлаган студентларга түбәндәге юнәлешләр һәм белгечлекләр буенча дәүләт үрнәгендәге диплом тапшырылачак:

- Теология, “Ислам теологиясе” (бакалавриат, магистратура) профиле

- Лингвистика,Чит телләр белән мәдәниятне укыту теориясе һәм практикасы; Чит телләр һәм өйрәнүче телләрнең ил мәдәнияте (бакалавриат, магистратура) профиле;

- Икътисад,: Ислам икътисады (бакалавриат) профиле;

- Журналистика, Массакүләм мәгълүмат чаралары (Ислам журналистикасы) (бакалавриат) профиле;

Шулай ук, ислам фәннәре факультетында дин әһелләре әзерләү буенча түбәндәге белгечлекләр:

- Дини оешмалар өчен хезмәткәрләр һәм дини персонал әзерләү (ислам фәннәре бакалавриаты);

- Дини оешмалар өчен хезмәткәрләр һәм дини персонал әзерләү, Коръән фәннәре (Коръән фәннәре бакалавриаты) профиле;

- Дини оешмалар өчен хезмәткәрләр һәм дини персонал әзерләү (бакалавриат).

Барлык юнәлешләр буенча көндезге, читтән торып, кичке уку бүлекләре бар. Шулай ук, “Теология” юнәлеше буенча дистанцион белем бирү технологияләрен файдаланып уку-укыту мөмкинлеге тәкъдим ителә. Көндезге бүлектә укучы студентларга тулай торак бирелә.

Ачык ишекләр көне 16 декабрьдә түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Газовая урамы, 19, 320 нче аудитория. Чара сәгать унда (10.00) башлана.

Белешмә өчен телефон: +7(843) 251-01-55.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана