2019 елга мөселман бәйрәмнәре билгеле булды

10 декабрь 2018 ел 13:03
2019 елга мөселман бәйрәмнәре билгеле булды

Татарстан мөфтияте Милади буенча 2019 елда мөселман бәйрәмнәре һәм истәлекле көннәр даталары турында хәбәр итә.

2019 ел Һиҗри буенча 1440 ел уртасы һәм ахыры – 1441 ел башы һәм уртасына туры килә. Һиҗри календарьда унике ай һәм яңа ел Мөхәррәм ае белән башлана. Мөселман айларының башын һәм ахырын билгеләгән вакытта Диния Нәзарәтенең Голәмаләр шурасы Татарстан җирлегенең географик үзенчәлекләренә һәм астрономия фәне мәгълүматларына таяналар.

Шулай итеп, 2019 елда Рамазан-шәриф ае 6 майда (дүшәмбе) башланып китәчәк һәм 29 көн дәвам итәчәк. 4 июнь (сишәмбе) – Ураза бәйрәме. Рамазан аенда ихлас күңелдән кылган дога вә ялвару, тәүбә вә истигъфар кабул кылынуы күп дини чыганакларда әйтелә.

Татарстан мөселманнары өчен тагын бер бөек бәйрәм - Корбан гаете 11 августка (якшәмбе) туры килә.

Моннан тыш, Аллаһы Тәгалә, Үзенең ризалыгын алу өчен, изге айлар һәм мөбарәк кичәләрне бар кылган. Бу көннәрдә күпләп догалар, тәүбә-истигъфар кылына, сәдакалар бирелә. Рәгаиб, Мигъраҗ, Бәраәт кичәләре, Гарәфәт һәм Гашурә көне, Мәүлид ән-Нәби даталары белән сайтыбызда “Файдалы мәгълүмат” бүлегендә таныша аласыз: http://dumrt.ru/news/news/news_21386.html

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана