“Мөслимәләр мәктәбе”ндә әти-әниләрнең чиктән тыш кайгыртуы турында сөйләячәкләр

10 декабрь 2018 ел 15:10
“Мөслимәләр мәктәбе”ндә әти-әниләрнең чиктән тыш кайгыртуы турында сөйләячәкләр

Әти-әни кайгыртуы һәм балаларның уңышлылыгы – алар арасында элемтә бармы? Әгәр дә бар икән – ул бер-берсен тулыландырамы, әллә юкмы? Шул рәвешле үз баласы өчен әти-әнинең борчылуы аның шәхесе формалашуында ничек чагылыш таба? Әти-әниләргә үз сабыйлары өчен борчылуны ничек киметергә?

Әлеге һәм башка сорауларга иртәгә, 11 декабрьдә 17.30 сәгатьтә, Галиев мәчетендә җавап табарга тырышачаклар. “Әни, борчылмагыз...” темасына чираттагы очрашу “Мөслимәләр гимназия”се проекты кысаларында узачак. Әлеге кичәдә катнашучылар психолог Гөлназ Әхмәтҗанова белән очрашачак. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк.

«Мөслимәләр мәктәбе» проекты 2016 елдан бирле Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла. «Мөслимәләр мәктәбе» мөселман хатын-кызларын берләштерүдә аерым роль уйный. Әлеге проект гүзәл затларга тормышның төрле өлкәләренә ислам күзлегеннән карау мөмкинлеге булдыра. Очрашуларда махсус чакырылган лекторлар һәм спикерлар төрле актуаль темаларга чыгыш ясый: бәхетле гаилә серләре, ир белән хатын арасындагы үзара мөнәсәбәтләр, мөслимәләрнең җәмгыятьтәге роле, бала тәрбияләү мәсьәләләре һ.б. Рухи һәм дини темалардан тыш, дөньяви характердагы сораулар турында да фикер алышу күздә тотыла: үз эшеңне булдыру, кеше хокукларын яклау, социаль челтәрләрне алып бару серләре.

Очрашулар айга ике тапкыр сишәмбе көннәрендә уздырыла.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана