“Зәкят” фонды балаларны сөендерде

11 декабрь 2018 ел 17:20
“Зәкят” фонды балаларны сөендерде

Бүген “Зәкят” хәйрия фонды балалар өчен Мәүлид оештырды. Әлеге чара “Туган авылым” күңел ачу комплексында узды, барлыгы илледән артык бала катнашты. Балалар мастер-классларда, анимациядә шөгыльләнделәр һәм аларга тәм-томнар, күчтәнәчләр, әниләргә яулыклар таратылды. Коръән укып дога кылынды. Фонд директоры Булат Мәрданов Мәүлиднең әһәмиятен аңлатты, рухи тәрбия бирүдә Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәллам нәсыйхәтләрен файдалану кирәклеген әйтте. «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин вәгазь сөйләде, дога кылды. Хәзрәт үз чыгышында Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең күркәм холкына, аның холкы Коръән булуына тукталды.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды директоры Булат Мәрданов Мәүлид бәйрәмен оештыруда ярдәм күрсәткән спонсорларга рәхмәтен җиткерде. Рөстәм хәзрәт кешеләрдә игелеклелек, мәрхәмәтлелек сыйфатларын зурлый торган мондый чараларның киләчәктә дә узуын теләде, милләтебездә хәйриячелекнең үсешен теләп калды.

Авыру балаларның әти-әниләре мохтаҗ, авыр хәлдә булган балаларга ярдәм кулы сузучыларга рәхмәтен җиткерде. Балаларның йөзләрендә елмаюның сүнмәвен, сүрелмәвен теләделәр.

«Зәкят» хәйрия фонды авыру, мохтаҗ балаларны кайгыртып тора, даими рәвештә очрашулар, мастер-класслар оештыра. ДЦП белән авыручы, аутизм, Даун синдромы белән интегүче балаларга телевидение, социаль челтәрләр аша ярдәм итү юлларын эзлиләр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана