«Минем күркәм динем» конкурсы җиңүчеләре билгеле булды

12 декабрь 2018 ел 11:41
«Минем күркәм динем» конкурсы җиңүчеләре билгеле булды

«Хозур ТВ» беренче мөселман телевидениесе «Минем күркәм динем» шигъри конкурсының төгәлләнүе турында хәбәр итә.

Иҗади ярыш ислам һәм әхлакый кыйммәтләрне популярлаштыру, мөселманнар арасында иҗади эшчәнлекне активлаштыру максатыннан үткәрелде. «Минем күркәм динем» конкурсын оештыручылар татар һәм рус телләрендә барлыгы йөздән артык гариза кабул итеп алдылар, бу дингә карата зур кызыксыну булу турында сөйли. Конкурста катнашучыларның географиясе дә күптөрле: гаризалар Татарстан районнарыннан да, Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм төбәкләреннән дә кабул ителде.

Жюри әгъзалары сайлап алу һәм бәяләү барышында шигырьләрне татар һәм рус телләренә аерып, ике беренче, икенче һәм өченче урыннарны бирергә карар кылды.

«Минем күркәм динем» конкурсында беренче урынны Красноярскидан Юрий Козлов, икенче урынны Башкортстаннан Ләйсән Гыйльметдинова, ә өченче урынны Мәскәү өлкәсеннән Виктор Коробов яулады.

Татар телендә язылган иҗади эшләр арасында беренче урынга Гөлүсә Батталова, икенче урынга Сания Әхмәтҗанова, өченче урынга Гүзәл Сафина лаек булды.

Җиңүчеләрнең хезмәтләре «Хозур ТВ» каналында махсус эшләнгән тапшыруда файдаланылачак. Урыннар алучыларны дипломнар һәм махсус бүләкләр көтә.

“Хозур ТВ” телеканалы барлык катнашучыларга зур кызыксыну күрсәткәннәре өчен рәхмәтен җиткерә һәм мондый чараларда актив катнашырга чакыра.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана