Кукмара мәдрәсәсе 20 еллык юбилеен билгеләп үтте

13 декабрь 2018 ел 13:24
Кукмара мәдрәсәсе 20 еллык юбилеен билгеләп үтте

Кичә Кукмара мәдрәсәсенең 20 еллыгына багышланган тантаналы юбилей кичәсе булды. Әлеге чара шәкертләр, мөгаллимнәр катнашында Кукмара мәдәният йортында узды. Уку йортын күркәм юбилее белән тәбрикләргә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Айдар хәзрәт Карибуллин, җирле хакимият вәкилләре, Татарстанның башка мәдрәсә җитәкчеләре, мөгаллимнәр, язучылар, кунаклар – барлыгы биш йөзләп кеше килде. Бәйрәм чарасында мәдрәсә шәкертләре төрле номерлар белән чыгыш ясады - сәхнә күренешләрендә катнашты, мөнәҗәтләр башкарды, вәгазьләр сөйләде. Шулай ук мөгаллимнәр, төрле елларда укып чыккан шәкертләр тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр.

Мәдрәсә рәсми рәвештә 1998 елның декабрендә ачыла. Беренче ун елда ул Кукмара Үзәк мәчет бинасында, ә 2008 елдан яңа бинада эшли. Биредә 1500гә якын кеше укып чыккан. Мәдрәсәдә төрле буын вәкилләреннән имам-хатыйблар, ислам нигезләре мөгаллимнәре әзерләнә.

Мәдрәсәдә бүген урта һәм югары дини һәм дөньяви белемгә ия булган мөгаллимнәр эшли. Ришат хәзрәт Курамшин әлеге уку йорты белән 1998 елдан җитәкчелек итә. Моннан тыш ул дини дәреслекләр һәм әдәби әсәрләр авторы буларак та билгеле.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана