Иртәгә «Ислам. Беренче адымнар» проектын ябу тантанасы була

14 декабрь 2018 ел 14:02
Иртәгә «Ислам. Беренче адымнар» проектын ябу тантанасы була

Иртәгә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең конференц-залында «Ислам. Беренче адымнар» проектын ябу тантанасы узачак.

Ислам динен өйрәнүдә беренче адымнарын ясаучыларга юнәлтелгән кыскавакытлы бу курслар атнага бер тапкыр, шимбә көннәрендә, 10 ноябрьдән 8 декабрьгә кадәр Казанның Галиев мәчетендә үткәрелде.  Проектта барлыгы 60ка якын кеше катнашты. Аларның иң яшенә - 16, иң өлкәненә - 78 яшь. 

9.00дә катнашучыларның белемнәрен тикшерүгә юнәлтелгән йомгаклау имтиханы була. Ул интерактив рәвештә оештырылачак. «Ислам. Беренче адымнар» проектын ябу тантанасы 10.00гә билгеләнгән. Катнашучылар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашыр дип көтелә. Моннан тыш, аларга «Ислам. Беренче адымнар» проектында белем алу турында шәһадәтнамәләр тапшырылачак. Очрашу Коръән ашы белән дәвам итәчәк.

«Ислам. Беренче адымнар» проекты теләге булган һәркемгә тиз арада намаз укырга өйрәнү һәм ислам нигезләре белән танышу мөмкинлеген бирде. Барлыгы 5 дәрес узды. Әйтик, беренче дәрестә «Казанның меңьеллыгы» исемендәге мәчет (Петровский бистәсе) имамы Мөхәммәд хәзрәт Мифтахов ислам диненең фазыйләтләре турында вәгазь сөйләде, шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр хәрәкәте волонтерлары катнашучыларны тәһарәт алырга өйрәтте. Алдагы ике дәрес намазга багышланды.  Гакыйдә (иманның төп баганалары) дәресен Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, ә  сира дәресен (Мөхәммәд пәйгамбәребез, аның тормышы һәм эшчәнлеге) Россия ислам институты мөгаллиме Рәшит хәзрәт Сибгатуллин алып барды. Шул рәвешле, берничә атна дәвамында шимбә саен тыңлаучылар дога кылырга, намаз укырга өйрәнде, ислам нигезләренә төшенде, яулык ябу буенча мастер-класста катнашты һ.б.лар. Беренче көнне үк һәркемгә «Ислам. Беренче адымнар» эш дәфәре таратылды. Анда һәр мөселман белергә тиешле мәгълүмат киң катлау укучыларга аңлаешлы гади тел белән язылган. 

Проект күптән түгел генә исламга килгән, еш кына нәрсәдән башларга кирәклеген, дин нигезләрен кайда үзләштереп булуын белмәгән мөселманнар өчен махсус тормышка ашырылды.

Дәресләр бушлай татар һәм рус телләрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым алып барылды. Һәр дәрестән соң, катнашучыларга бүләкләр өләшү каралган иде.

Барлык ММЧ вәкилләре «Ислам. Беренче адымнар» проектын ябу тантанасында катнашуга чакырыла.

Урыны: ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең конференц-залы (Казан ш., Тукай урамы, 38нче йорт)

Чара 9.00дә башлана. Проектны ябу тантанасы 10.00дә була. 

Аккредитация өчен телефон: 89172939706 (Резеда Закирова).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана