"Ислам. Беренче адымнар" сезоны тәмам: намазга баскан 60 кардәшне Татарстан мөфтие сәламләде

15 декабрь 2018 ел 11:54
"Ислам. Беренче адымнар" сезоны тәмам: намазга баскан 60 кардәшне Татарстан мөфтие сәламләде

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә «Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашучылар белән очрашты. Шундый рәвештә аның чираттагы сезонын тәмамладылар. Ислам динен өйрәнүдә беренче адымнарын ясаучыларга юнәлтелгән кыскавакытлы бу курслар атнага бер тапкыр, шимбә көннәрендә, 10 ноябрьдән 8 декабрьгә кадәр Казанның Галиев мәчетендә үткәрелде.  Проектта барлыгы 60ка якын кеше катнашты.

Иң элек катнашучыларның белемнәрен тикшерүгә юнәлтелгән йомгаклау имтиханы булды. Ул үзенчәлекле уен формасында оештырылды. Имтиханнан соң, «Ислам. Беренче адымнар» проектын ябу тантанасы башланды. Очрашу барышында Камил хәзрәт Сәмигуллин проектта катнашучыларга үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде. Камил хәзрәт аларны игелекле гамәлләр кылырга чакырып: “Ислам динендәге фарыз гамәлләрне үтәү дә игелек булып санала. Галимнәребез, әгәр дә кеше биш фарызны үтәсә, җиде зур гөнаһтан баш тартса, иншаллаһ, ул Җәннәт белән бүләкләнер, дигән”, – диде. Бу сүзләренә дәлил сыйфатында ул Коръәндәге “Әл-Кәһф” сүрәсенең 110нчы аятен китерде:

“Бу аятьтә Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә  ﷺ болай ди: “Әйт! Мин синең кебек бер кеше генәмен. (Шуңа күрә Раббымның бөтен гыйлемен колачладым дип әйтмим). Ләкин сездән аермалы буларак, Миңа Илаһыгызның бер генә илаһ булганы вәхи ителде. Моннан соң кем дә кем Раббысы белән очрашуга өмет итә, Аның ризалыгына ирешерлек игелек кылсын һәм (ширек кушып яки башкача) Раббысына гыйбадәттә бернәрсәне дә уртак итмәсен.” Ягъни Пәйгамбәребез дә фәрештә түгел, безнең кебек үк, кеше булган. Ул да авырлыклар аша үткән. Аның бездән төп аермасы – вәхилек. Без, кешеләргә, илһам, Пәйгамбәрләргә – вәхи килә”, – дип аңлатты  Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Алга таба очрашу сорау-җавап формасында дәвам итте. Камил хәзрәткә сораулар шактый “яуды” һәм төрле темаларны колачлады. “Сорауларның булуы бик шатландыра, чөнки әгәр шәкертнең сораулары юк икән, димәк ул яки галим булган, яки бөтенләй бернәрсә белми”, - дип билгеләп үтте хәзрәт.

Мисал өчен, чын ир кешенең нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? “Иң беренче чиратта, ир кеше Раббыбыз турында бервакытта да онытмый. Андый кеше беркайчан да гөнаһ кыла алмый. Икенчедән, ул намаз укый. Өченчедән, зәкят түли. Дүртенчедән, ир кеше Кыямәт, ягъни Кубарылу көненнән куркып яши. Бер кешедә шушы дүрт сыйфат булса, ул Раббыбыз сүзләре буенча, чын ир-ат булып саналачак”,  – дип билгеләп үтте Татарстан мөселманнары башлыгы.

Моннан тыш, мөфти зияратта дога кылу, тәһарәт алу, намаз уку тәртипләре, ипотека, лоторея, ислам финанслары һ.б. сорауларга җавап бирде.

Алга таба проектта катнашучылар каршында Песчаные Ковали бистәсе мәчете имамы Зәкәрия хәзрәт Тимганов вәгазь белән чыгыш ясады. Тантанада «Ислам. Беренче адымнар» проектында белем алу турында шәһадәтнамәләр тапшырылды.

Очрашу Коръән ашы белән дәвам итте.

«Ислам. Беренче адымнар» проекты теләге булган һәркемгә тиз арада намаз укырга өйрәнү һәм ислам нигезләре белән танышу мөмкинлеген бирде. Барлыгы 5 дәрес узды. Әйтик, беренче дәрестә «Казанның меңьеллыгы» исемендәге мәчет (Петровский бистәсе) имамы Мөхәммәд хәзрәт Мифтахов ислам диненең фазыйләтләре турында вәгазь сөйләде, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр хәрәкәте волонтерлары катнашучыларны тәһарәт алырга өйрәтте. Алдагы ике дәрес намазга багышланды.  Гакыйдә (иманның төп баганалары) дәресен Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, ә  сира дәресен (Мөхәммәд пәйгамбәребез, аның тормышы һәм эшчәнлеге) Россия ислам институты мөгаллиме Рәшит хәзрәт Сибгатуллин алып барды. Шул рәвешле, берничә атна дәвамында шимбә саен тыңлаучылар дога кылырга, намаз укырга өйрәнде, ислам нигезләренә төшенде, яулык ябу буенча мастер-класста катнашты һ.б.лар.

Беренче көнне үк һәркемгә «Ислам. Беренче адымнар» эш дәфәре таратылды. Анда һәр мөселман белергә тиешле мәгълүмат киң катлау укучыларга аңлаешлы гади тел белән язылган. 

Проект күптән түгел генә исламга килгән, еш кына нәрсәдән башларга кирәклеген, дин нигезләрен кайда үзләштереп булуын белмәгән мөселманнар өчен махсус тормышка ашырылды.

Дәресләр бушлай татар һәм рус телләрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым алып барылды. Һәр дәрестән соң, катнашучыларга бүләкләр өләшү каралган иде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана