Татарстан мөфтие мөселман эшмәкәрләренең сорауларына җавап бирде

16 декабрь 2018 ел 18:51
Татарстан мөфтие мөселман эшмәкәрләренең сорауларына җавап бирде

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия эшмәкәр мөселманнары ассоциациясенең “Private Club” ябык клубы җыелышында катнашты. Биредә ул мәртәбәле кунак һәм спикер сыйфатында бизнес-җәмәгатьчелек алдында чыгыш ясады: чарада катнашучылар арасында оешма хуҗалары һәм республиканың әйдәп баручы компанияләре топ-менеджерлары бар иде.  Бизнес алып баруда Коръәнгә һәм Сөннәткә иярүнең әһәмияте турындагы фикер хәзрәтнең чыгышында кызыл җеп булып сузылды. Ул бизнесны рухи якны онытмыйча һәм Пәйгамбәребезнең ﷺ тормыш юлы үрнәгендә, шулай ук шәригать шартларына туры китереп, үстерергә чакырды.

Мөфтинең кыска вәгазеннән соң, очрашу интеравтив рәвештә дәвам итте – эшмәкәрләр сорау бирү һәм кызыксындырган темалар буенча, Россиядә иң күренекле хәнәфи галимнәренең берсе буларак, Татарстан мөселманнары башлыгының үзеннән  киңәш алу мөмкинлегенә ия булды.

Сораулар төрле өлкәләрне колачлады – икътисадтан алып чарада катнашкан эшмәкәрләрнең шәхси кызыксынуларына кадәр. Ясалма интеллектны һәм альтернатив чынбарлыкны үстерү, музыка, риба һәм ислам финанслары, иминиятләштерү хезмәтләре һәм бизнеста чыгымнарны оптимальләштерү – шушы һәм башка мәсьәләләргә бәйле мөрәҗәгатьләргә Камил хәзрәт ислам, сөннәт һәм хәнәфи мәзһәбе буенча тәфисилле аңлатма бирде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана