Мөфти ТР Муниципаль берәмлекләре Советының XIII корылтаенда катнашты

18 декабрь 2018 ел 11:38
Мөфти ТР Муниципаль берәмлекләре Советының XIII корылтаенда катнашты

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советының XIII корылтае уздырылды. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар һәм Федерация Советы әгъзалары, ТР Хөкүмәте вәкилләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, шулай ук, делегат сыйфатында, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең барлык 956 башлыгы катнашты. Корылтайның мәртәбәле кунаклары арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар иде.

Утырышта Татарстанда җирле үзидарәне үстерүнең иң мөһим бурычлары комплексы турында фикер алыштылар. Шулай ук дәүләт һәм муниципаль хакимиятләренең үзара багланышлары, федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте 48 район мөхтәсибәтен берләштерә. Моннан тыш, мөфтият казыятларның нәтиҗәле системасын булдыруга иреште. ТР мөселманнары Диния нәзарәте казыяты республикабызның берлык территориясен колачлаган 7 төбәк зонасына бүленгән (Төньяк төбәк, Башкала төбәге, Төньяк-көнбатыш төбәк, Көньяк-көнбатыш төбәк, Көньяк төбәк, Көньяк-көнчыгыш төбәк,  Көнчыгыш төбәге, Төньяк-көнчыгыш төбәк кама аръягы төбәге). Россия өчен уникаль саналган шундый эш форматы, республикада мөселманнар белән эшләүнең бербөтен системасы булдырылуы хакында сөйли.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана