РИИда Техник комитетның чираттагы утырышы узды

18 декабрь 2018 ел 14:52
РИИда Техник комитетның чираттагы утырышы узды

Бүген Россия ислам институтында хәләл продукция җитештерү өлкәсендә Техник комитетның чираттагы утырыш уздырылды. Чара әлеге комитетның рәисе, Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм БИА ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин җитәкчелегендә үтте.

Хәләл продукция җитештерү һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә 704нче номерлы техник комитет Россиядә беренче тапкыр 2017 елның июлендә булдырыла. Комитетның төп максаты булып хәләл продукция җитештерүдә һәм «хәләл» хезмәтләр күрсәтүдә гомумфедераль стандартлаштырылган ысулларын эшләү һәм гамәлгә кертү тора. Нәтиҗәдә, Россия товар җитештерүчеләренә таләпләр тәртипкә китерелер, товарны эчке базарда куллану мөмкинлеге барлыкка килер һәм продукцияне чит илгә экспортка чыгарырга мөмкинлекләр артыр дип көтелә. 2017 елдан 2020 елга кадәр Комитет тарафыннан хәләл продукция һәм хезмәтләрнең 15 илкүләм стандартын булдыру планлаштырыла.

Утырышта Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, шулай ук Техник комитет составына кергән 60тан артык оешма вәкилләре – Россия мөселманнары өбәкләре Диния нәзарәтләре, сөт һәм ит сәнәгате фәнни институтлары, «Хәләл»  комитетлары һәм сертификацияләү үзәкләре, җитештерүче-предприятиеләр вәкилләре һәм башкалар катнашты.  

Көн кадагына яңа оешмаларның вәкаләтле вәкилләрен Техник комитет составына кертү мәсьәләсе куелды. Комитет рәисенең урынбасары, «Тест – Татарстан» республика сертификацияләү методик үзәге генераль директоры урынбасары Сергей Гогин 2018 елга Илкүләм стандартларны эшләү программасы үтәлеше турында мәгълүмат җиткерде һәм комитетның 2019 елга төп эшчәнлек юнәлешләрен билгеләде.

Моннан тыш, Техник комитетның җаваплы сәркатибе Рөстәм Нургалиев һәм комитет рәисе урынбасары Марат Низамов «Хәләл продукция һәм хезмәтләр. Гомуми терминнар һәм  билгеләмәләр» дип исемләнгән илкүләм стандартлар проекты буенча башкарылган эш хакында сөйләде. Комитет бүлекчәләре җитәкчеләре үзләренең тәкъдимнәрен җиткерде. Әйтик, утырышта катнашучылар Техник комитет кысаларында этика буенча бүлекчә булдыру турында карар кабул итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана