Мөфти Иваново Җәмигъ мәчетендә җомга намазын ике телдә үткәрде

21 декабрь 2018 ел 13:55
Мөфти Иваново Җәмигъ мәчетендә җомга намазын ике телдә үткәрде

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Иваново өлкәсенә эш сәфәре кыла. Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Фәрит хәзрәт Ляпин һәм Иваново өлкәсе Хөкүмәте чакыруы буенча ул биредә Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Иваново филиалы студентлары белән очрашты һәм Татарстанның, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең конфессияара элемтәләр урнаштырудагы тәҗрибәсе, шулай ук республика халыклары арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне үстерү мәсьәләләрендә мөфтият белән митрополия багланышлары турында сөйләде.

Шуннан соң Татарстан мөселманнары башлыгының сәфәр программасы Иваново Җәмигъ мәчетендә дәвам итте. Биредә ул төбәкнең мөфтие һәм башка мөселман дин әһелләре белән дини өлкәдәге җирле вәзгыять хакында фикер алышты. Камил хәзрәт белән очрашуга шулай ук Ярославль дин эшлеклеләре дә килде. Татарстан мөфтие аларны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дини мәгариф, исламның традицион кыйммәтләрен пропагандалау, Коръәнне өйрәнү һәм башка өлкәләрдәге күпкырлы эшчәнлеге белән таныштырды. Иваново өлкәсе мөселманнарының «Иваново мөхтәсибәте» Диния нәзарәте үзе 2013 елда теркәлгән. Җәмигъ мәчете – Ивановодагы бердәнбер Аллаһ йорты, өлкәдә – барлыгы 6 мәчет. Шулай ук Камил хәзрәт Җәмигъ мәчетендә җомга үткәрде. Татарстан мөфтие катнашында җомга намазында барлыгы 700ләп кеше катнашты – мәчет тулы иде. Дин кардәшләр алдында хәзрәт Сөннәткә иярүнең һәм Пәйгамбәребез ﷺ күрсәткән юлда булуның мөһимлеге турында вәгазь белән чыгыш ясады.  

«Аллаһ Илчесе ﷺ Сөннәтенә иярегез, чөнки бу Җәннәткә илтә торган иң кыска юл булып тора. Сөекле Пәйгамбәребез ﷺ - тормышы белән барлык кешеләргә үрнәк булган зат. Аның Сөннәте безнең белән бергә яши», - диде Татарстан мөселманнары башлыгы. Ул шулай ук Изге Коръәнне күбрәк укырга кирәклеген ассызыклап үтте. Шунысы игътибарга лаек: мөфти җомга вәгазен рус һәм татар телләрендә алып барды. Хөтбәдән соң мөфти мәхәллә мөселманнарының сорауларына җавап бирде.

Моннан тыш, бүген Ивановода мөфтиненең Иваново өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары Евгений Нестеров белән очрашуы, шулай ук Россиядә ислам үсеше мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәлдә катнашуы көтелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана