Мөфти Иваново өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары белән очрашты

21 декабрь 2018 ел 17:19
Мөфти Иваново өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары белән очрашты

Бүген Иваново өлкәсенә эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Иваново өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары – Иваново өлкәсенең эчке сәясәт департаменты директоры Евгений Нестеров белән очрашты. Очрашу барышында алар төбәктәге дини һәм милли вәзгыять үзенчәлекләре турында фикер алышытылар. Камил хәзрәт Татарстан Республикасының һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге уңай тәҗрибәсе турында сөйләде. Ул билгеләп узганча, Татарстан Республикасында яшәүче төрле милләт һәм дин вәкилләре арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнашкан, һәркемгә үзен рухи яктан ныгыту, белем алу, милли һәм дини гореф-гадәтләрне саклап, аларны киләчәк буынга җиткерү өчен мөмкинлекләр тудырылган. Хәзрәт барлык диннәргә дә уңай мөнәсәбәттә булган шәхес тәрбияләү юнәлешендә актив эшчәнлек аеруча мөселман яшьләре арасында алып барылуы турында әйтте. Төрле конфессия вәкилләре арасында спорт ярышлары һәм турнирлар үткәрү “дини түземсезлек” белән көрәштә нәтиҗәле булуын күрсәтте. Мәчет мөнбәрләреннән толерантлык һәм күрше милләтләргә хөрмәт белән карау турында әйтелгән вәгазьләр, түгәрәк өстәлләр, бәхәс клублары һәм әңгәмәләрнең дә әһәмияте әйтеп бетергесез. Гомумән, Диния Нәзарәтенең бу өлкәдәге тәҗрибәсе бөтен Россия күләмендә, хәтта чит илләрдә дә кызыксыну уятты. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин 2017 елда әлеге тема буенча эксперт буларак күп кенә форум һәм конференцияләрдә чыгыш ясады. Ауропа Советы, Берләшкән милләтләр оешмасы, “Россия – ислам дөньясы” Стратегик караш төркеме һәм башка шундый абруйлы мәйданчыкларда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әлеге темалар буенча эксперт сыйфатында җәлеп ителде.

Евгений Нестеров бүген Иваново өлкәсендә 48 милли-иҗтимагый оешма теркәлгән булуы хакында әйтте. Моннан тыш, Ивановода Милләтләр йорты эшләп килә, аның төп максаты – төбәктә яшәүче халыкларның традицияләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклау. Милләтләр йортында Камил хәзрәт катнашында дин әһелләре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре белән түгәрәк өстәл алдына утырып Россиядә ислам үсешенең мөһим мәсьәләләре турында фикер алышу да узды. 

Татарстан мөфтиенең Иваново өлкәсенә сәфәре Шуя шәһәрендә хәфизләр әзерләүче малайлар өчен "Тахфиза" мәдрәсәсендә тәмамлана. Хәзрәт аның шәкертләре белән очрашып сөйләшә.  Шунысы игътибарга лаек, Иваново өлкәсе Диния Нәзарәте төбәктә 12 ел рәттән Коръән бәйгесе үткәрә - анда катнашу өчен хәфизләр бөтен Россиядән килеп җыела.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана