"Хозур" нәшрияты “Шиһабетдин Мәрҗанинең хаҗ сәфәре” хезмәтен нәшер итте

24 декабрь 2018 ел 16:57
"Хозур" нәшрияты “Шиһабетдин Мәрҗанинең хаҗ сәфәре” хезмәтен нәшер итте

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хозур" нәшрият йортында татар халкының мәшһүр тарихчысы, дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, педагог һәм әдип Ризаэтдин  Фәхретдиннең “Шиһабетдин Мәрҗанинең хаҗ сәфәре”  хезмәте басылып чыкты.

Хаҗ сәфәре – фарыз гамәл һәм һәр мөселман тормышында олы вакыйга. Бу сәфәргә бабаларыбыз гомер буе диярлек җыенган һәм ул зур кыенлыклар белән үткән. Йөз ел элек татар кешесе хаҗга нинди юл белән барган? Изге урыннарны күрер өчен күпме вакыт таләп ителгән? Бу хакта бөек татар галиме, дин әһеле, фәлсәфәче Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтнең хаҗнамәсендә бәян ителә. Мәгърифәтче 1880 елда хаҗ сәфәренә чыгып, галимнәр белән очрашулардан, төрле шәһәрләрдән тәэсирләрен хәтер дәфтәрендә теркәп барган. Ул хаҗ вакытында төрле илләрдән юлланучы хаҗиларның Коръәнне ничек укулары, төрле мәзһәб вәкилләренең ничек гыйбадәт кылуларын да өйрәнгән. Шушы хатирәләрне аерып алып, аңлатмалар биреп, Ризаэтдин Фәхретдин басмага әзерли. “Хозур” нәшрият йорты әлеге хезмәтне хәзерге татар әдәби теленә күчереп, 1898 елда гарәп имләсендә чыкан нөсхәне дә кертеп, “Шиһабетдин Мәрҗанинең хаҗ сәфәре” китабын нәшер итте.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана